12 яшьлек кыз, 10 үлем алды язуын калдырып, үз-үзенә кул салган

Башкортостанның Бирск шәһәрендә 12 яшьлек кыз үз-үзенә кул салган. Үләр алдыннан укучы кыз туганнары һәм дуслары өчен 10 үлем алды язуы калдырган.

«Кыз туберкулез диспансерында шәфкать туташы булып эшләүче әнисе һәм пенсионер әбисе белән бергә яшәгән. Алты сыйныф укучысы яхшы укыган, олимпиадаларда җиңү яулаган һәм беркем белән дә ачуланышмаган”, — дип яза “КП-Уфа”

Фаҗига 23 гыйнварда булган. Ул көнне кыз мәктәпкә китә һәм өенә 11:00 тирәсендә кайта. Туганнары сүзләренә караганда, укучы кызның кәефе яхшы булган.

Кичкә таба әбисе, кызны өйдә ялгызын гына калдырып, икенче оныгы белән кибеткә киткән. Өйгә кайтып, фатирга кергәч, идәндә канга баткан кызны күрәләр.

Мәктәп укучысы Бирскның үзәк район хастаханәсенә ашыгыч рәвештә китерелгән, әмма табиблар аны коткарып кала алмаган. Соңрак аның бүлмәсендә әни, әти, әби һәм берничә дус өчен 10 үлем алды язуы тапканнар. Укучы кыз үз гамәле өчен гафу үтенгән һәм булган хәлдә беркемне дә гаепләмәскә сораган.


Фикер өстәү