22 гыйнвар. Шәхесләр: Габдерәшит Фәхреддинов, Загорский Иван

Укытучы, озак еллар Уфа авиация техникумында эшләгән, төгәл һәм табигать фәннәреннән дәреслекләр авторы Габдерәшит Ризаэддин улы Фәхреддинов 1892 елның 22 гыйнварында Уфа губернасында туа. Ул мөфти Ризаэддин Фәхреддиннең өченче баласы була. Р.Фәхреддиннең барлык балалары кебек үк дөньяви гыйлем алган, тәрбияле, гыйлемле шәхес була. Габдерәшит башта Уфада, аннары Хөсәения мәдрәсәсендә, Пермь университетының физика-математика факультетында белем ала. Тәмамлагач, Уфада рабфакта, авыл хуҗалыгы техникумында, төрле курсларда математика укыта. Уфа авиация техникумында озак еллар эшли. Төгәл һәм табигать фәннәреннән дәреслекләр язуы мәгълүм. Шулай ук тарих фәне белән кызыксына. Габдерәшит Фәхретдинов, нигездә, төгәл фәннәр укытучысы булса да, тарих дәреслеге төзү принципларын һәм аны укыту методикасын да яхшы белә.

1919 елда, Россия мөселман укытучыларының икенче корылтаенда (1917) кабул ителгән «Россиядә төрек-татар халкы өчен алты еллык ибтидаи мәктәп программасы» нигезендә, ул алты еллык ибтидаи мәктәпләрнең югары сыйныфлары өчен «Россия тарихы» дәреслеге яза.

 

Драма актеры, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Загорский Иван Васильевич 1899 елда Ташкентта туа. Сәхнә эшчәнлеген 1919 елда Полторацк (хәзерге Ашхабад) шәһәр драма театрында башлап җибәрә.

Театр студиясен тәмамлаганнан соң (1920), Сәмәрканд, Уфа, Харьков, Архангельск, Владивосток, Курск, Баку, Омск, Ярославль шәһәр театрларында эшли, бертуган Роберт һәм Рафаил Адельгеймнар (1924—1925) һәм В.И.Лихачев (1926—1927) гастрольләрендә катнаша.

1938 елдан Казан Зур драма театрында эшли башлый. Дистәләгән рольләр башкара. Күркәм тышкы кыяфәте, сәхнәдәге сөйкемлелеге, темпераменты ул башкарган образларның эчке рухи көчен гәүдәләндерергә ярдәм итә.

1973 елның 27 гыйнварында Казанда вафат була.

 

Татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Әмрулла Аги (Әмрулла Хөсәен улы Агиев) 1912 елда Пенза губернасы, Нагур авылында туа. 1919–1923 елларда Благовещенск шәһәрендә милли башлангыч мәктәптә укый, 1925–1927 елларда Харбин югары башлангыч училищесын тәмамлый. Сәүдәгәр булып эшли.

Әмрулла 1945 елга кадәр Кытайда яши, гаилә кора, өч баласы туа. Сәясәтче һәм язучы Гаяз Исхакый белән бергә Харбиндагы татар җәмгыятен гамәлгә куюда, татар иҗтимагый тормышында актив катнаша, биредә татар класслары ача, мәдәни кичәләр, үзешчән театр спектакльләрен оештыра, гәҗит нәшер итүдә катнаша.

1945 елда, Совет гаскәрләре Харбинга кергәч, кулга алынып, Кытайның Чәнчун шәһәреннән Себергә җибәрелә. Әмрулланы шпионажда гаепләп, 10 елга хөкем итәләр. Җәза лагерьларында 10 ел утыргач, 10 ел җирле поселениедә яши. Кулга алуның чын сәбәбе булып татар иҗтимагый тормышында катнашуы тора.

Гаиләсе Төркиягә күченә. Ул алар белән 1965 елда очраша. Төркиядә татар иҗтимагый эшчәнлегендә катнаша, Казан журналларында Төркиядәге татар яңалыклары турында мәкаләләре басылып тора.

Аннары башка татар иммигрантлары белән бергә АКШка күченеп китә. Соңгы көннәренә кадәр Әмрулла Аги Кушма штатларының көнчыгыш ягындагы татар җәмгыятенең активисты булып тора. 2001 елның 5 гыйнварында Нью-Йоркта вафат була.

 


Фикер өстәү