Миләүшә Наразина: «Әле мин бирешергә җыенмыйм. Юлыма гел яхшы кешеләр килеп чыга»

Инде шактый еллар яралы язмышлар турында язсак та, яңалары белән танышкан саен тетрәнеп куясың. Ничек тә андый кешеләрне сөендерәсе, шатлык хисләре бүләк итәсе килә бит. Шул уйлар белән бер көнне «Ватаным Татарстан» белән матурлык көне» дип атадык. «ВКонтакте» челтәрендәге «Язмышлар чатында» сәхифәбез аша бер герой таптык та көнне аңа багышладык. «Матурлык көне»н Казанда яшәүче Миләүшә Наразинага бүләк иттек.

Казанның бер салонында эшләүче Фирүзә Галиева аны бизәндерергә, Дилә Гыйльманова прическа ясарга ризалык бирде.

Язмышына үпкәсе юк Миләүшәнең. Бар теләге – ничек тә кызын үстереп, аякка бастырырга, аны тормыш итәргә өйрәтергә. 9 яшьлек кызы Амелиянең психик яктан тайпылышлары бар. Табиблар аңа «сенсомоторная алалия» диагнозы куйган. Ул дөрес итеп сөйләшә алмый, сорауларга төгәл җавап бирми. Кыскасы, яшьтәшләреннән нык аерыла. Балалар бакчасына йөргән. Мәктәпкә дә алып барганнар. Тик укый алмагач, белемне хәзер өйдә генә бирәләр икән.

– Кызымны бакчага 3 яше тулганда бирдек. Шул чакта мин аның үсеше буенча башка сабыйлардан калышканын сизеп алдым. Сөйләшми, әйткәнне аңлап җиткерми. Бер почмакка утыра да үзе генә уйный. Гел бер әйберне кабатлап тора. Кыскасы, ул үз дөньясында яши, – ди Миләүшә.

Кызны башта психиатрга күрсәтәләр, аннары дефектологка алып баралар. Алар дәваларга киңәш итә. 3 айдан Амелия сөйләшә башлый. Кызындагы бу үзгәреш анага канат куя. Тернәкләндерү үзәкләренә дә барып дәваланалар. Әмма язмыш тагын бер сынау әзерләп куя. Баласы хакына барысына да әзер булган хатынның ире җылыны читтән эзли башлый. Миләүшәгә каенанасы ярдәм күрсәтә.

– Мин әнигә бик рәхмәтлемен. Әти белән икесе дә ярдәм итеп торалар. Башта мин кызым белән аларның фатирында яшәдем. Соңрак, ярдәм итәр өчен, безгә күчтеләр. Бергә җиңелрәк. Мине бераз ял иттерер өчен, әни барысын да эшли. Андый кеше башка юктыр ул, – ди Миләүшә. – Әбисе белән бабасы кызымны да бик яраталар. Бердәнбер оныклары бит. Бала мәктәптә укый алмагач, өйдә торырга мәҗбүрмен. Җай чыккан саен, дәвалануга йөртәм. Шөкер, кызымның уңай якка үзгәрешләре шактый. Барысын да аңлатырга, өйрәтергә тырышам. Аның бит әле минсез дә яшисе булачак. Казанда Амелия кебек балаларны тормышка яраклашырга өйрәтәләр икән. Без дә бу үзәккә барырга чиратка бастык.

Миләүшә – Арча районның Утар Аты авылы кызы. Йортларында янгын чыгып, бернәрсәсез калгач, алар, Казанга китеп, кеше фатирына түләп яши башлый. Бераздан әнисе белән сеңлесе икесе бергә ипотекага фатир алалар. Әле дә шуны түлиләр икән.

– Әниемә ике тапкыр инсульт булды. Әле аңа 54 кенә яшь. Аягына басып, эшләп йөри алуына сөенәбез инде. Әтием миңа 13 яшь чагында үлгән иде. Аның юклыгына да 22 ел инде, – ди Миләүшә. – Балама 18 мең сум пенсия алам. Ул акча кызымны дәваларга җитми дә. Әле бит ашатасы да бар, киендерәсе дә. Әниләрендә торгач, ирем балама алимент түләми. Шулай килештек. Үзем дә яхшысынмыйм инде. Каенанам белән каенатам кирәк-яракны алалар, коммуналь хезмәтләргә түлиләр. Ашатып-эчертеп, яшәткәч ризамын. Мин үзем турында оныттым инде. Театр-концертларга бару, кафеларга йөрү минем өчен оят әйбергә әйләнде. Үземә яңа кием дә алганым юк. Дусларым, якыннарым үзләренекен бирә.

Матурлык салонына ул кызын ияртеп килде. Әбиләре эштә икән. Амелия телефон белән дус. Мультфильмнар карарга ярата. Әнисен бизәндереп бетергәнче, тыныч кына утырып тора алды. Чәчләрен дә ясап куйгач, Миләүшә көзгегә карады да: «Матур да, яшь тә икән бит мин», – диде. Йөзеннән елмаю китмәде. Бара да көзгегә карый. Шушы матур мизгелләрне бүләк итә алганга без дә сөендек. Матурлык салоныннан чыккач, аны бер изге күңелле ханым көтеп тора иде. Безнең «Язмышлар чатында» төркеме язылучысы икән. Яңа ел алдыннан алар белән Кыш бабайга хат язган идек. Миләүшә дә шунда үз теләген калдырган булган. Язылучыбыз, барысын да күзәтеп баргач, безне тиз тапты. Ул Миләүшәгә җылы спорт киеме алып килде. Хәйриячебез исемен язмауны үтенде.

Миләүшәгә тагын бер бүләк әзерләдек. Казандагы рестораннар хуҗабикәсе Резедә Хөсәенова безне кичке ашка чакырды. Андагы кызлар зурлап кунак иттеләр.

– Яңадан тормыш корырга уйлап та караганым булмады. Язмышым белән ризалаштым инде мин. Кайчак иремне дә сагынып куям. Бераз сабыр итә алмады шул. Миндә дә гаеп бар. Ул чакта бар тормышымны балама багышладым. Тизрәк терелтәсем килде, – ди Миләүшә. – Кечкенә чагында Амелия дә бөтенләй башка иде. Дәвалауларның файдасы бар, ул әкренләп кешеләргә ияләште, сөйләшә дә, аңлый да башлады. Димәк, тырышлык бушка китми. Әле мин бирешергә җыенмыйм. Юлыма гел яхшы кешеләр килеп чыга. Бүгенге кебек. Мине сайлап алып, онытылмаслык мизгелләр бүләк иткән өчен һәркемгә чиксез рәхмәт. Күңелем үсеп: «Мин – хатын-кыз!» – дип, өйгә кайтып китәм.

 

 

 


Фикер өстәү