Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Апамны уйламаган көнем юк»

Бүген  Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә – 4 ел. Меңләгән тамашачы әле дә яраткан җырчысын юксына. Ә гаиләсе… Алар Хәния апаны бер генә минутка да онытмый.  Кичә ире Габделхай абый кызлары белән үз авылында хатыны рухына Коръән ашы уздырган. Бүген Мәскәүдә яшәүче туганнары Хәния апаның якыннарын җыеп, аны искә ала. Сеңлесе Фирүзә бу көннәрдә Мәскәүдә әле. «ВТ» журналисты  аның белән элемтәгә кереп, җырчы хакында истәлекләр барлады.

Сагыну белән яшим. Хәнияне (мин аны яратып Кояшым дим) югалткач, сагынуның да төрлечә булганын аңладым. Аның бер төре – син  исән кешеңне күрү өмете белән сагынып яшисең, икенчесе – инде мәңгелеккә китүчеләрне юксынып гомер итү. Монысы бик читен. Вакыт дигәнең сизелми дә үтә икән ул. Кояшымның безнең арадан киткәненә – 4 ел. Кем белгән соң Казанга дип киткән җирдән, 10–15 минут эчендә аны югалтырбыз дип. Әле дә ышанып булмый. Мин аны исәндер дип уйлыйм. Кояшымны үлгән дип тә әйтеп булмый. Телевизорны ачсаң да, әле яшел күлмәген, әле зәңгәрен, әле сарысын киеп җырлап тора. Әйтерсең, күбәләктәй очып йөри. Радиодан да аны җырлаталар. Моның өчен аларга мең рәхмәт, – ди Фирүзә ханым.

 

Хәния апаның якыннары әле дә бергә үткән матур көннәр хатирәсендә яши. Фирүзә ханым да, аны гел янәшәмдә тоям, ди.

Һәр кешенең көне төрлечә башлана. Мин күзләремне ачуга апамны искә алам. Шатлыгым булса да, Хәния апа исән булса иде дим, борчулы вакытта да ул җитми. Апам бер генә минутка да исемнән чыкмый. Йөрәк өзгәләнә. Үлеме дә үкенечле булды шул. Күңеле чиста, йөрәге саф иде аның. Ул беркайчан да кешеләрне рәнҗетмәде, авыр сүз әйтмәде.  Җизнигә, Алиям белән Алсуыма рәхмәт. Алар апабызның рухын шатландырып яши. Әле менә гаиләсенең ризалыгы белән бөтен шәхси әйберләрен Тәтешлегә алып кайттык. Көзгә Хәния Фәрхинең музеен ачарга җыенабыз. Яраткан тамашачысы озакламый аның музеена килә алачак. Тамашачы дигәндә, без аларга бик рәхмәтле, – дип сөйли Фирүзә ханым. – Апабызга без генә түгел, күпме тамашачы дога да тора. Миңа еш кына язалар да. Кемдер мәчеткә кереп укытып чыга, кемдер үзе догасыннан калдырмый. Ә аңа хәзер бары шул кирәк. Рухы шат, урыны оҗмахтадыр, дим. Төшләремә дә матур булып керә.  Мин генә түгел, аны күпләр төшендә күрә. Үзе китсә дә, кеше күңелендә яши ул.

Фирүзә ханым Мәскәүгә очраклы гына бармаган. Әнисенең сеңлесе Кәбирә апалары аш уздыра икән. Үзенең шундый теләге булган. Хәния апаның Мәскәүдә яшәүче якын дусларын җыеп, Коръән укыталар, җырчыны искә алалар.

–  Быел Тәтешледә дә аш уздырырбыз дигән идек. Апабыз, уздырам, дигәч, каршы килмәдек. Әнигә дә 92 яшь инде. Еш кына, озак яшәдем инде, дип куя. Мин аның бу сүзләре  белән килешмим. Ул безгә дә, бакыйлыкка күчкән 4 баласы өчен дә бик кирәк.   Бары тик ана догасы гына бернинди пәрдәләрсез кабул ителер, диләр бит. Әле менә Салават абыемның улы армиядән кайтты. Әниебез сөенеп каршы алды. Энем дә, әби, мине көтеп тор яме, дип киткән иде. Шөкер, көтте. Өебезнең нуры ул.  Күзләре күрә, аягы йөри. Яшәсен генә әле, – ди Фирүзә ханым. –  Апамның 300дән артык җыры бар. Шуның сигезен үзем дә җырлыйм. Җырчы булмасам да, мәдәният өлкәсендә кайныйм. Шуңа да берничек тә җыр-моң дөньясыннан читкә китеп булмый. Әле менә Тәтешледән шалтыраталар. «Хәния апабызның үлгән көненә багышлап нидер эшлибезме?» – дип сорыйлар. Район үзәгендә бүген көнозын аның җырларын тыңлап булачак. Җырлар дигәннән, узган ел апама 60 яшь тулган булыр иде. Пандемия аркасында кайбер искә алу концертлары булмый калды, аларны быел уздырдык. Шунда катнашкан һәр җырчыга чиксез рәхмәтлемен.  

Фирүзә ханым Хәния Фәрхи  истәлегенә «Онытылыр димә» дигән фестиваль уздырылуын да әйтте:

Кояшым үзе дә онытуыбызны теләми. Әле менә Мәскәүдә дә төшемә керде. Бу арада искә алулар, дога кылулар күп. Рухы шатланадыр, җаны сөенәдер.  Ә без – үзебез исән чакта, аны оныттырмабыз. Апам хакында истәлекләрем күп. Тагын бер хыялым бар. Мин аны әкренләп тормышка ашыра башладым инде. Кояшым турындагы истәлекләрне язам. Роман булмаса да, повесть итәрмен, дим. Әле менә 4–5 яшьлек чагыбызны барлыйм. Анысы рәхәт языла. Күңелле, матур чаклар. Калганы ничек булыр, билгесез. 20 яшемдә якыннарымны югалта башладым бит инде мин. Дүрт туганымның китүен язу җиңел булмас. Әмма бирешмим. Бу эшемне дә ахырга җиткерермен дип уйлыйм, – ди Фирүзә ханым. –  Тамашачы никадәр генә сагынса да, якын итсә дә, апабызның исемен саклау гаиләсенә, туганнарына кирәк. Шуңа бер генә теләк – исән сау булсак иде. Без барда  ул яши әле.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү