Галимнәр иртәгә магнит давылы булачагы турында кисәткәннәр

Иртәгә – 23 гыйнварда Җир янә магнит давылы һөҗүменә дучар булачак. Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Галәм тикшеренүләре һәм Кояш-җир физикасы институтлары лабораториясе инфографикасыннан шуны күрергә мөмкин.

Анда билгеләп үтелгәнчә, Мәскәү вакыты белән 6.00 һәм 12.00 сәгатьтә җиңелчә генә давыл (G1 дәрәҗәсендә – барлыгы биш дәрәҗә) көтелә. Озак вакытка (25 гыйнвардан 18 февральгә кадәр) корылган фаразларга караганда, Кояшта башка шундый “шартлау”лар булмаячак.


Фикер өстәү