Кояшта соңгы алты елда бик көчле шартлау булган: Җирне нәрсә көтә?

Иртәгә – 16 декабрьдә Җирне магнит давыллары бөтереп алачак. Сәбәбе – Кояшта бик көчле шартлауның теркәлүе. “Российская Газета”, “Фобос” һава торышы үзәге мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Кичә мәгълүм булганча, АКШның Океан һәм атмосфера тикшеренүләре идарәсе Кояшта бик көчле (Х2,8) шартлау теркәгән. 2017 елдан бирле иң көчлесе булган ул.
“Гадәттә магнит давыллары алдыннан Кояшта шундый күренешләр барлыкка килә. Давылның якындагысы бу атна шимбәсендә көтелә”, – диелгән “Фобос” хәбәрендә.
Кояшта шартлаулар, рентген нурланышы егәрлегенә бәйле рәвештә, биш класска бүленә: A, B, C, M һәм X (иң кечкенәсе — A0.0). Киләсе хәрефкә күчкәндә, егәрлек берьюлы ун тапкыр арта.
Белгечләр әйтүенчә, Җирдәге магнит давылларын Кояш плазмасы болытлары китереп чыгара.


Фикер өстәү