Рөстәм Миңнехановка Россия Финанс министрлыгы бүләген тапшырдылар

Россия финанс министры Антон Силуанов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка С.Ю. Витте медален тапшырды. Бүләкләр тантанасы Татарстан Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсенең Хөкүмәт Йортында узган уртак коллегиясе утырышында булды.

Бу медаль – Россия Финанс министрлыгының иң югары бүләге санала. Ул 2019 елда булдырылган, аны аерым казанышлары, югары һөнәри осталыгы һәм бюджет, салым, иминият, валюта, банк эшчәнлеге, финанс базарлары, дәүләт бурычы һ. б. өлкәләрдә дәүләт сәясәтен һәм норматив-хокукый көйләүне эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча бурычларны хәл итүгә зур өлеш керткән кешеләргә тапшыралар.

Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, «Рөстәм Миңнеханов финанс министры да, республика башлыгы вазыйфасында да эшләде. Нәтиҗәдә финанслар ышанычлы кулларда, шуңа күрә без рәхәтләнеп, Рөстәм Нургалиевич, Сезне әлеге медаль белән бүләклибез».


Фикер өстәү