Моңа Үзәк Банкның төп ставкасы йогынты ясаячак.
Бу атнада Мәскәү биржасында чит ил валюталарының курсы төшкән. Бер атна эчендә доллар 2,3 сумга арзанаеп, хәзер 89,6 сум тәшкил итә. Ә евро курсы нибары 0,8 сумга гына төшеп, 98,5 сум тора. Кытай юане – 12,6 сум, дип яза “Челнинские известия”.
“Сум Россия Банкының Директорлар советы утырышы алдыннан ныгыгандыр дип уйлыйм. Төп ставканың чираттагы тапкыр күтәрелүе көтелә. Кагыйдә буларак, бу валютага ихтыяҗны арттыра, шул сәбәпле ул кыйммәтләнә”, – дип аңлатын үткән Антон Миннуров басма хәбәрчесенә.
Белгеч фикеренчә, Үзәк Банк төп ставканы күтәрмәсә, сум кинәт кинәт төшәчәк. Ләкин аз гына вакытка. Ә инде күтәргән очракта сумның бераз кыйммәтләнүен көтәргә мөмкин.
Аның уйлавынча, якын араларда доллар 88-95сум, евро 96-103 сум, ә юань12,5-13 сум торачак.
Шул ук вакытта, трейдер әйтүенчә, теге яки бу геосәяси яңалык барысын да кинәт кенә үзгәртеп куярга мөмкин.