Мәскәү биржасында торглар ачылган шәпкә евро 74,1 сумга кадәр төшкән. 2020 елның март аеннан бирле иң кечкенә күрсәткеч бу. Доллар курсы да төшеп, 72,1 сумга калган.
Мәскәү вакыты белән 10:15 сәгатьтә доллар һәм евро берникадәр күтәрелгән: евро – 75,3, доллар — 72,4 сум булган.