Россия Банкының төп ставкасы элекке күрсәткеченә – 9,5 процентка кире әйләнеп кайткан

Үзәк Банк Директорлар Советы утырышында төп ставканы кризиска кадәрге күрсәткечкә – 9,5 процентка калдырган. Шулай итеп, февраль ахырындагы бик нык күтәрелештән соң төп ставка янә элеккеге күрсәткеченә кире кайткан.

Үзәк Банкның Директорлар Советы төп ставканы 11 проценттан 9,5 процентка кадәр киметү турында карар кабул итте, диелә Үзәк Банк хәбәрендә. Акча-кредит сәясәтенең рәттән дүртенче тапкыр “йомшартылуы” инде бу. Россия Банкы февраль ахырында ставканы рекордлы күрсәткечкә – 20 процентка арттырганнан соң ставканы өч тапкыр өчәр пунктка киметкән. Хәзер ул Украинадагы махсус хәрби операциягә кадәрге чордагы күрсәткечкә – 9,5 процентка тигез.

Төп ставканы чираттагы тапкыр киметүнең сәбәбе – бәяләр үсүнең күпкә акрынаюы. Росстат мәгълүматларына караганда, 28 май-3 июнь аралыгында бер ай эчендә икенче тапкыр бәяләр кимү теркәлгән.


Фикер өстәү