Владимир Путин кредит ставкаларын элеккечә калдырырга кушкан

Россия банкы бүген төп ставканы тарихи максимумга – 20 процентка җиткерде.

Россия Президенты Владимир Путин Үзәк банкның төп ставкасы 20 процентка җиткерелгәнче төзелгән килешүләрдә кредит ставкаларын саклап калырга кушкан. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков белдергән.
“Президент икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә төп ставка 20 процентка күтәрелгәнче төзелгән кредит килешүләрендәге ставкаларның барысын да саклап калырга кушты”, – дигән ул журналистларга.
Исегезгә төшерәбез: 28 февральдә Россия банкы төп ставканы, берьюлы 10,5 процентка арттырып, тарихи максимумга – 20 процентка җиткерде. Үзәк банк хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, бу финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, кешеләрнең саклык акчаларын очсызланудан саклап калу өчен кирәк.
Моңа кадәр 2014 елның декабрендә билгеләнгән 17 процентлы ставка рекордлы булып саналган. Үзәк банк хәбәрендә искәртелгәнчә, әлеге карар Россия икътисады өчен тышкы шартларның тамырдан үзгәрүенә бәйле рәвештә кабул ителгән.


Фикер өстәү