1 марттан Бакый Урманче премиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар кабул ителә башлый

1 марттан Бакый Урманче исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлый. Рәсем сәнгате һәм сәнгать белеме өлкәсендә уздырыла торган премиянең акчалата күләме 200 мең сумга кадәр арткан.

Татарстанда рәсем сәнгате һәм сәнгать белеме өлкәсендәге иң дәрәҗәле премияләрнең берсе – Бакый Урманче исемендәге премиянең акчалата күләме 200 мең сумга кадәр арткан. Гаризалар 1 марттан 1 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Бәйгегә соңгы өч елда иҗат ителгән әсәрләрне юлларга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтте.
Бәйгенең номинацияләре: сынлы сәнгать, графика, скульптура, декоратив сәнгать, сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть һәм сәнгать белеме. Бәйгедә профессионал рәссамнар, сынчылар, сәнгать белгечләре катнаша ала.
– Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты булу – милли мәдәнияттә үз урынын тапкан саллы рәссам булу дигән сүз. Бу – безнең халыкның гореф-гадәтләре, сәнгате, туган җире турында бәян итә торган сәнгать. Бәйгедә милли үзенчәлекле әсәрләр, милли образлар булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның бүгенге көн таләпләренә дә туры килүе дә шарт. Шуңа яшь рәссамнарның да катнашуын телибез, – диде Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова.
Җиңүчеләр 30 августта игълан ителәчәк.


Фикер өстәү