Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның реставрацияләнгән бинасын карады

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп бинасын бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Музей берничә ел реставрацияләнде. 

Төзекләндерү-реставрацияләү кысаларында ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның төп биналары ныгытылды, түбәсе төзекләндерелде, 16 керамик мич һәм баскычлар реставрацияләнде, инженер-техник тәэмин итү челтәре ремонтланды һәм башкалар.

Моннан тыш, музей күргәзмәләр өчен җиһазлар белән тәэмин ителде, территориясе, «Сандецкий йорты» паркы төзекләндерелде.

Финанслау күләме 364 млн сум тәшкил итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзекләндерү эшләрен уңай бәяләде.

Бүген ТР Президенты халыкара музейлар көне уңаеннан ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена барды. Аны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева озата йөрделәр.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бай тарихлы ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее белем тарату, вәкиллек функцияләрен үти, халыкны мәдәни мирас белән таныштыра, ә  бу игътибарлы булуны таләп итә. «Шундый үзенчәлекле урында ремонт эшләре вакытында, бинаның рухы саклану мөһим. Эшне уйлап эшләгәннәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Музейның бер залында республиканың музейлар вәкилләре белән очрашу да оештырылды. Хәзерге санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә ул видеоконференцэлемтә режимында узды.

Чараны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды. Ул искәрткәнчә, соңгы 10 елда республикада музейлар биналарын капиталь ремонтлауга һәм реставрацияләүгә 10 млрд сум бүлеп бирелде.

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее — Дәүләт Рус музееның партнеры, очрашуда катнашучылар аның директоры Владимир Гусевның видеомөрәҗәгатен тыңладылар.

Шулай ук видеоконференцэлемтә аша республика музей хезмәткәрләренең иң олыларының берсе, ТР Милли мөзее филиалы булган А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее предметларын саклаучы, атаклы Стелла Писарева белән аралаштылар. Ул ТР Президенты Указы белән «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Рөстәм Миңнеханов музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аның сүзләренчә, музей эшендә иң мөһиме — кешеләр, үз эшләренә  бирелеп, яратып эшләүче кешеләр.

Безнең музей запасларында сәнгать байлыклары, дөнья дәрәҗәсендәге әсәрләр саклана, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм Татарстанның бүген туристлар арасында танылган һәм кызыклы булуы — күп дәрәҗәдә музей хезмәткәрләре казанышы.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген музей тармагына аеруча игътибарлы булу яшь буынны үстерүгә һәм тарихны саклауга бәйле.

ТР мәдәният министры билгеләгәнчә, музейлар халыкны онлайн режимда да актив җәлеп итә. Ирада Әюпова билгеләгәнчә, 2019 елда «Музейлар төне» акциясендә 40 меңләп кеше катнашса, быел (акция 16 май көнне узды) 240 меңләп кеше катнашты.


Фикер өстәү