«Йомшак якларыбыз аз түгел. Ләкин Мәскәүдән килгән кешеләр мактады үзегезне»

Мәдәният ул – биналар һәм таш диварлар гына түгел. Аның иң мөһим өлеше – кеше, шәхес. Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында әйтелгән төп фикер әнә шул булды.

Билгеле булганча, 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Аны Илһам Шакиров исемендәге Зур концерт залында Сабан туе күренешләре белән башлап җибәрделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә бу елга юнәлеш бирде. Аның сүзләре белән әйтсәк, 2023 ел милли колоритны популярлаштыру өчен этәргеч булырга тиеш.

– Әлеге мәсьәлә актуальлеген беркайчан да югалтмаячак. Буыннан-буынга күчеп килгән рухи хәзинәләрне, туган телне, гореф-гадәтләрне, тарих һәм мәдәни мирасны өйрәнүгә һәрвакыт тиешле игътибар бирергә кирәк. Сүздә генә түгел! Һәм бу эшне активистларга гына аударып калдырмаска кирәк, ­ диде ул.

Тармак эшчәнлегендәгеузган елгы төп нәтиҗәләр хакында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. Күп юнәлешләрдә республика – алдынгы урыннарда, ләкин игътибарга аласы мәсьәләләр дә җитәрлек. Шулай да мисалны яхшысыннан китерик. Узган ел Татарстандагы мәдәният учаклары 73,5 млн кеше кабул иткән. План 14,5 процентка арттырып үтәлгән. Бу юнәлештә Татарстан Россия буенча 6 нчы урында булса, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – 2 нче урында.

Мәдәният министры быел да «Пушкин картасы» проектына аерым тукталды. Узган ел әлеге проект кысасында мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренә билет сату буенча Мәскәүне уздырып булмаса да, Татарстан – алдынгылар рәтендә. Ютазы, Тәтеш һәм Спас районнары тагын да активрак эшләсә, кем белә бит, киләсе елга беренче дә булырбыз әле.

– Әлеге проект барыннан да элек яшь буынны тәрбияләү өчен кирәк. Дәүләт һәм муниципалите учреждениеләре җитәкчеләреннән сәхнәне уйлап кына бирүләренүтенәм. Чөнки сәхнәгездә алып барылган программалар өчен сез җаваплы, – дип кисәтте Ирада ханым.

Авылларга кайтып килик. 2012 елдан бирле Татарстан авылларында 343 мәдәният йорты төзелгән, 289ында ремонт булган.

– Авылларда тормышныяхшыртуга зур игътибар бирелә. Яраксыз хәлдәге мәдәният йортларының саны елдан-ел кими. Шулай булуга карамастан, кайбер районнарга сорауларыбыз бар. Әйтик, 2012 елда Азнакайда өч мәдәният йортына ремонт кирәк булса, хәзер аларның саны – сигез. Шул ук вакытта районда төзелгән һәм төзекләндерелгән клубларның саны – 14. Мондый очраклар җитәрлек. Мәдәният йортларын карап тоту һәм файдалану мәсьәләсенә әле кат-кат әйләнеп кайтачакбыз, – диде Ирада Әюпова.

Моннан тыш ул яңа гына төзелгән яки ремонт эшләре төгәлләнгән, барлык уңайлыклары да булган мәдәният учреждениеләренә йөрүчеләрнең саны артмауга басым ясады. Уңай мисаллар да китерде, билгеле. Әйтик, ремонттан соң эшли башлаган Чаллы театры, Казан циркы, Милли китапханә бу җәһәттән яхшы нәтиҗәгә ирешкән. Ә менә Түбән Кама театрында бөтенләй дә үсеш булмаган.

Йомгаклау утырышында күршеләр белән дуслыкның әһәмияте турында да сүз чыкты. Чарага Россиянең сигез төбәгенең мәдәният министрлары килгән иде. Ирада Әюпова аларга хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде һәм киләчәктә тә бергә-бергә эшләргә чакырды. Мондый хезмәттәшлекнең нигезендә тәҗрибә уртаклашу ята, шуңа да әһәмиятле ул.

Ләкин мәдәният ул – биналар һәм таш диварлар гына түгел. Ирада Әюповасүзләренчә, бу тармакның үзәгендә – кеше, шәхес.

– Безнең бурыч – һәркемгә үз сәләтен күрсәтер өчен шартлар тудыру. Ләкин бу эшне остазлардан башка күз алдына китереп булмый. Бу җәһәттән белем бирү системасына аерым тукталырга кирәк. Хәзерге вакытта мәдәният тармагында 22 меңнән артык кеше эшли. Тик районнарда һәм авылларда белгечләр җитмәү мәсьәләсе әле дә хәл ителми, – диде мәдәният министры.

Хәзерге вакытта әлеге мәсьәләне хәл итүнең бердәнбер юлы – максатчан укыту программасы. Бүген Мәдәният институтында 315 студент әлеге программа буенча белем ала. Ләкин соңгы өч ел эчендә авылга кайтып эшкә урнашканнан соң бер тапкыр бирелә торган түләүне бары бер кеше генә алган.

2022 елда республикада мәдәни тармак буенча бюджеттан тыш керемнәр күләме 1,8 млрд сумны тәшкил иткән. Моның 563,1 млнсумы районнарга туры килә. Мәдәни тармакта акчаны иң яхшы эшләүче районнар – Тәтеш, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт.

Сүздә калмасын!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният министры күтәргән мәсьәләләрнең һәркайсына карата үз фикерен җиткерде. Беренче эш итеп, мәдәни инфраструктурага тукталды.

– Мәдәният учреждениеләре төзелеп һәм төзекләндерелеп тора. Ләкинмонда бит ремонт һәмматурдиварлармөһимтүгел. Буш тормасыналар! Халыкныңрухиһәммәдәниүсешенәхезмәтитсеннәр. Бумәсьәләдәиңмөһиме – кадрлар. Кирәкнәрсәнесатыпалырга, төзергәбула. Ләкиняхшыбелгечләрсезнәтиҗәбулмаячак. Министр телгәалган театр (Түбән Кама театры.–Авт.) – шуңамисал, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук илкүләм «Пушкин картасы» проекты хакында да әйтте. Башта икеләндерсә дә, соңыннан үзен тулаем аклады, дип аңлатты Президент.

– Бүген әлеге яхшы мөмкинлектән тиешле дәрәҗәдә файдаланмый торган районнар аталды. Әлеге мәсьәләгә игътибар итүегезне сорыйм. Ул турыдан-туры киләчәк буынны тәрбияләүгә барып тоташа, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Мәдәният министрлыгы эшчәнлегенә шелтә белдермәде. Уенын-чынын бергә кушып: «Билгеле, йомшак якларыбыз аз түгел. Ләкин Мәскәүдән килгән кешеләр мактады үзегезне. Шуңа күрә бүген тәнкыйтьләмим, фикерләремне җиткерүнең башка юлларын табарбыз», – диде.

Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү