Себердән алып Ленинградка кадәр: Сабан туе берьюлы берничә төбәктә гөрләде

Узган ялларда милли бәйрәмебез – Сабан туе берьюлы берничә төбәктә гөрләп узды. Йөзәрләгән мең кешене берләштергән бу бәйрәмнәр ниләр белән истә калыр?

Кузбасс 

Бу төбәктә быел ике Сабан туен бер итеп бәйрәм иттеләр. 1 июльдә Кемеровода XXIII федераль Сабан туе һәм III халыкара шахтерлар Сабан туе узды. Киң колачлы бу бәйрәмдә җәмгысы 10 мең кеше катнашкан, дип хәбәр иттеләр. Кузбасста яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм белән котларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та барды. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта анда 22 мең татар яши.

– Төрле милләт һәм дин вәкилләре татулыкта яшәгән искиткеч шәһәрдә булуыма чын күңелдән шатмын. Монда аңлашылмаучанлыкларга урын юк. Хәтта  губернаторыгыз татар кешесенә миңа караганда күбрәк охшаган, – дип шаяртты ул, Кузбасс губернаторы Сергей Цивилевка күрсәтеп. – Сез – бик ачык күңелле һәм игелекле халык. Барчагызны да бәйрәм белән!

Аның сүзләрен губернатор да куәтләде.

– Без барлык милләт вәкилләре белән татулыкта яшәргә, һәм бу кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшырырга телибез. Сабан туе – хезмәт, мәхәббәт һәм дуслык бәйрәме ул, – диде Сергей Цивилев, Федераль Сабан туеның символы – «Тулпар ат»ны Марий Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Васютинга тапшырып. Ягъни 2024 елда бәйрәм Йошкар-Ола шәһәрендә узачак.

Татарстан Рәисе белән Кемерево өлкәсе губернаторы бәйрәм мәйданын да урады. Традиция буенча, монда татар һәм Кузбасс ишегаллары әзерләнгән иде. Татарларның көнкүрешен, шөгыльләрен күрсәтә торган ишегалдын Лениногорскидан ук килеп ясаганнар. Соңыннан агачтан ясалган бу корылмаларны Кемерово өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясенә бүләк итеп калдырдылар. (рәсем + рәсем асты)

Һәр Сабан туендагы кебек, Кузбасста да күп тамашачының игътибары көрәш бара торган келәмдә иде. «Федераль батыр» исеменә Кузбасс, Татарстан, Новосибирск өлкәсе, Алтай һәм Красноярск төбәкләреннән килгән 150ләп спортчы бил алышты. Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге – «Лада Гранта» машинасын, 57 мең сум акча һәм тәкәне тумышы белән Зәй районыннан булган Радик Сәлахов Татарстанга алып кайтып китте.

Татарстан Рәисе, Кемеровога эш сәфәре кысасында, Кузбасс башкаласының Җәмигъ мәчетендә булды һәм Кемерово өлкәсе мөфтие, татар милли-мәдәни автономиясенең төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән очрашты. Рөстәм Миңнехановка Җәмигъ мәчете янында «Туган йорт» татар милли-мәдәни үзәген ачу планнары турында сөйләделәр. Анда Кузбасс татарлары, төрле чаралар үткәреп, килгән кунакларны үзләренең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра алачак. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Томь елгасының яңа яр буен карады, Азатлык алып килгән сугышчы мемориалына чәчәкләр салды, Кемероводагы Президент кадет училищесын һәм «Защитники Отечества» дәүләт фондының төбәк филиалында булды.

Фото: rais.tatarstan.ru
Федераль Сабан туенда ике рекорд куелды. Кузбасс пешекчеләре, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев ярдәме белән, 200 литр шахтерларча өйрә әзерләде. Икенче рекордны спортчылар куйды: барлыгы 100 кеше 30 минут дәвамында бертуктаусыз гер күтәрде. Бу рекордларның икесе дә Россиянең Рекордлар китабына кертеләчәк.

Киров өлкәсе 

2 июльдә кыр бәйрәме Киров өлкәсендә гөрләде. Малмыж районының Калинино авылында узган өлкә Сабан туенда Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

– Безнең өчен өлкә Сабан туенда катнашу – зур хөрмәт. Сабан туенда без язгы кыр эшләренең тәмамлануын бәйрәм итәбез. Һәм, әлбәттә, илебез катлаулы чор кичергәндә, без, нинди милләт һәм нинди дин вәкиле булуга карамастан, бердәм булуыбызны күрсәтәбез, – диде Татарстан Рәисе, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколовка, аның командасына һәм бәйрәмне оештыруда катнашкан һәр кешегә рәхмәтен белдереп.

Александр Соколов исә Татарстан белән Киров өлкәсе арасындагы хезмәттәшлекнең елдан-ел ныгуын әйтте.

– Бүген кунакчыл Киров җирендә гаҗәеп матур Сабан туе бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм язгы-җәйге кыр эшләренең тәмамлануын аңлата, димәк, хезмәт кешеләрен, төрле дин һәм милләт вәкилләрен  берләштерә, – диде ул. –  Татарстан Республикасы белән икътисад, мәдәният, транспорт һәм төзелеш  өлкәсендәге хезмәттәшлек ике төбәк үсеше өчен дә бик файдалы. Ул киләчәктә тагын да киңрәк колач җәяр дип ышанам.

Сабан туе мәйданындагы татар ишегалдын Балтач районы әзерләгән иде. Якында гына кунаклар махсус остаханәдә татар халык ашлары әзерләп мәш килде. Ә Киров өлкәсе әзерләгән ишегалдында бу төбәктә яшәүче татарларның мәдәнияте белән таныштырдылар. Сүз уңаеннан, 2025 елда шушы ук җирлектә бөтенроссия авыл Сабан туе уздырырга ниятлиләр.

Билгеле, бәйрәм ат чабышы, көрәш һәм башка милли уеннарсыз узмады. Милли көрәштә исә монда да баш батыр исеменә Радик Сәлахов лаек булды. Шулай итеп ул Киров өлкәсеннән унынчы машинасына утырып кайтып китте.

Күңел ачу гына түгел. Эш сәфәре кысасында, Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Соколов Киров өлкәсе белән Татарстан арасындагы чикләрне билгеләү турында килешүгә кул куйды һәм Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча 2023–2027 елларга чаралар планын раслады. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Малмыж районындагы «Приор» җитештерүен карады. Предприятие җитәкчесе Рәшит Хәлиуллин Татарстан аграрийлары, аерым алганда Теләче һәм Алексеевск районнары фермерлары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Мәскәү 

Узган ялларда Сабан туен Россия мәркәзе – Мәскәүдә дә бәйрәм иттеләр. Әле ничек кенә! Шәһәр күләмендә уздырылган бәйрәмдә барлыгы 200 меңләп кеше катнашкан. «Коломенское» музей-тыюлыгында узган Сабан туен оештырырга Чаллыдан һәм Башкортстаннан килеп ярдәм иткәннәр.

Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлады.

– Мәскәү Сабан туе һәрвакыт үзенчәлекле була, чөнки монда татар һәм башкорт спортчыларының, үзешчән сәнгать вәкилләренең осталыкларын күрергә, иске танышларны, дусларны очратырга була. Гомумән, Сабан туе – борынгы заманнардан ук зур миссиягә ия бәйрәм. Мондый бәйрәмнәр халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдырырга, төбәкләр һәм, гомумән, илкүләм татулыкка ирешергә ярдәм итә, – диде ул.

Элек-электән Сабан туенда спорт уеннарына аерым игътибар бирелә. Бу хакта Россиянең спорт министры Олег Матыцин да әйтте. Илдәге халыкларны берләштереп торучы традицияләрне саклаулары өчен Татарстан һәм Башкортстан республикаларына рәхмәтен дә җиткерде ул.

Башкалада узган Сабан туеның иң истәлекле мизгелләре Мәскәү елгасында узды, дисәк, ялгыш булмас. Монда ишкәкле спорт төрләренең берсе – регата буенча ярышлар узды. Ә мәйдандагы келәмдә Россия, Бангладеш, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Беларусь һәм башка илләрдән килгән егетләр көрәш буенча Дөнья Кубогы финалында бил алышты.

Ленинград өлкәсе 

Елдагыча, төньяк башкала татарлары Сабан туен Санкт-Петербург янындагы Энколово авылында бәйрәм итте. Сүз уңаеннан, кыр бәйрәмен бу җирлектә 1956 елдан ук билгеләп үтәләр. Тагын бер традиция буенча, быел да Ленинград өлкәсендә яшәүчеләрне күңел ачтыруга Алабуга районы җаваплы иде. «Ленинград төбәгендә яшәүчеләрне Татарстан мәдәнияте белән таныштыру мөмкинлеге биргәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез», – дип язган үзенең «Телеграм»дагы каналында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев.

Фото: .bashinform.ru

Лилия Гыймазова әзерләде


Фикер өстәү