Бар да сүздән башлана: «Татаr сүзе» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Мондый матур телне югалтып буламыни? Сүзе булса, аны җиткерүчесе булса, югалмас ул. Икенче мәртәбә уздырыла торган «Татаr сүзе» бәйгесе быелга шундый күтәренке ноктада йомгакланды. Аның инде сыйфат һәм дәрәҗәсе дә югарырак, географиясе дә киңрәк. Италия, Төркия, Казахстан, Азәрбайҗан, Белоруссия… Быел бәйге төрле яшьтәге дүрт меңгә якын татарны берләштерде.

 

«Татаr сүзе» – cаннарда:

– Быел бәйгедә барлыгы 3557 кеше катнашкан. II турга 310 катнашучы сайлап алынган. Шуларның 40ы – җиңүчеләр.

– Иң яшь катнашучыга 2 яшь булса, иң өлкәненә – 102 яшь.

– «Татаr сүзе» быел 6 номинациядә узды. Катнашучылар «Шигърият», «Мәсәл», «Проза», «Шигъри гаилә», «Автор-башкаручы», «Профессионал» номинацияләрендә көч сынашты.

Гомере озын булсын

«Татаr сүзе»нең жюри рәисе, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов быелгы катнашучыларның әзерлеген югары бәяләде:

– Аваз җибәрсәң, ул кайтаваз булып әйләнеп кайта. Шуның шикелле беренче бәйгенең дә күркәм кайтавазы булды. Бу кайтаваз балаларны, яшьләрне, професионалларны уятып җибәргәндәй итте. Быелгы катнашучыларның әзерлеге бик югары дәрәҗәдә. Мөгаен, алар беренче бәйгене күреп, нәтиҗә ясагандыр. Чыгышларын музыка, видеосурәтләр белән озата бару, оста режиссура татар сүзен куәтләп җибәрәләр. Катнашучыларның мәктәп программасыннан «китүе» дә сөендерә. Узган елгы кебек Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай шигырьләре генә укылмады. Хәзерге заман авторларына мөрәҗәгать иткән, эзләнгән катнашучылар, – дип сөйләде ул безгә. – «Татаr сүзе» гомерле булсын иде. Телебезне генә түгел, милләтебезне саклауның мөһим өлеше ул. Бар нәрсә дә сүздән башлана. Сүз белән әйтемнәребез, мәшһүр язучыларыбызның иҗаты, җырларыбыз, милләтебезнең яшәеше бәйләнешле. «Татаr сүзе» белән матур яшәүгә, дуслыкка өндәп, балаларыбызга телебезнең аһәңен иңдереп, татар булулары белән горурлык хисләрен сеңдерергә насыйп булсын иде. Бу бәйгене гамәлгә куйган комиссиягә һәм аның рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәт. Аның инде киләчәккә дә күркәм күзаллаулары бар. Шушы юнәлештә җиң сызганып эшләсәк, милләтебез һичшиксез яшәр.

Халкыбыз телебезнең, сүзебезнең киң даирәдә яңгырашына шулкадәр сусаган. Бәйгенең жюри әгъзасы, профессор Фоат Галимуллин шундый фикердә.

– Бәйгедә катнашучыларның сәнгатьле башкару осталыгы күтәрелгән. Репертуар сайлау мәсьәләсенә, сәнгатьле уку нечкәлекләренә кагылышлы киңәшләребез исәпкә алынган. Билгеле, кимчелекләр бөтенләй юк түгел иде. Әмма сайлап алырга мөмкинлек зуррак булды. Быелгы бәйгегә яңа номинация кертелде – катнашучылар үзләре иҗат иткән әсәрләрен укыды. Профессиональ шагыйрьләр белән беррәттән, башлап язучылар да катнашты. Һәм, әйтергә кирәк, әсәрләренең күбесе кайтыш түгел, бәйгегә бик җаваплы килгәннәр иде, – диде ул. – Аннан соң, узган ел профессиональ артистлар да азрак катнашкан иде. Быел сөендерделәр. Соңгы ун елда сәнгатьле уку жанры профессиональ сәхнәдән бик чигенде. Айрат Арсланов, Фәйзи Йосыповны сагындык. Аларга алмаш юк иде. Узган елгы бәйгедә яшь артист Фәннүр Мөхәммәтҗанов лауреат булды. Мин аны шуннан бирле күзәтеп киләм: һәр чыгышы саен үсә, камилләшә. Димәк, аңа лауреат исеме очраклы рәвештә генә бирелмәгән. Быелгы җиңүче егетләребез дә сынатмас дип уйлыйм. Гомумән алганда, быелгы бәйгенең нәтиҗәләре бик куандыра. Алга таба да эшне шушылай дәвам иттерсәк иде. Татар телен саклау һәм үстерүнең бик тә мөһим һәм әһәмиятле юлы бу.

Гади бәйге генә түгел

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «Татаr сүзе»н комиссиянең иң уңышлы һәм отышлы проектларының берсе дип атады.

– Милләттәшләребезне шушы вакыйгага күпләп тартып кертә торган, телебезнең әдәби матурлыгын халыкка җиткерә алган иң зур бәйгеләрнең берсе ул. Киләчәктә әлеге проектны тагын да киңәйтергә, аны тыңлаучы һәм караучыларны арттырырга ниятлибез. Бәлки, ул зур гына телевизион проект буларак тәкъдим ителер, – диде ул журналистларга.

Комиссия рәисе сәхнәгә соңыннан, җиңүчеләрнең барысын диярлек тыңлаганнан соң гына күтәрелде. Бу бәйгене сәнгатьле укучылар бәйгесе дип кенә атау аз түгелме икән? Марат Әхмәтов үзенә дә, безгә дә бирде бу сорауны.

– Чыгыш ясаучылар әйтерсең үзләре укыган әсәрләренең язмышы белән яши. Нинди талантлы безнең татар халкыбыз! Ә бит катнашучыларның күбесенең хезмәт вазыйфалары сәхнә, иҗат белән бәйләнмәгән. Шундый иҗатыбыз булганда, ул иҗатны шушындый дәрәҗәдә ачып биргән талантларыбыз булганда, халкыбызның киләчәге дә бар. Мондый матур телне югалтып буламыни? – диде ул.

Дөрестән дә, Филармония сәхнәсендә чыгыш ясаучылар үзләре сайлаган әсәрләрне бик лаеклы башкарды. Үз тормышларын шигырьгә салып сөйләүчеләр дә бар иде. Шигъри гаиләләр арасында II урынга лаек булган Нурмөхәммәтовлар гаиләсе – шундыйлардан. «Дустыбыз, шагыйрь Фәнис Гыйләҗев безнең гаиләгә багышлап «Гомеребез» шигырен иҗат итте. Мин үзем чигү чигәм, «Казан сөлгеле» проектын алып барам, ә тормыш иптәшем – көрәшче (көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов. – Ред.) Шигырьнең эчтәлеге дә татар халкының йөзек кашы – көрәшкә һәм татар хатын-кызларына хас булган һөнәргә багышланган», – дип сөйләде Гөлнара Нурмөхәммәтова.

Шигырьне алар ике кечкенә уллары белән башкарды. Гаилә башлыгы сүзләренчә, өйдә бары тик татарча аралашкач, тормыш рәвешен шулай алып баргач, балаларына шигырь өйрәтү һәм, гомумән, бәйгедә катнашу бик җиңел булган. «Катнашучылар бик күп иде. Җиңүчеләр арасына керүебез белән бик горурланабыз. Татарны без мәдәнияте, көрәше, дине, фәне белән көчле, дибез. Аның көче – сүзендә дә. Бу сүзне еракларга яңгыратырга, аның көчен арттырырга насыйп булсын», – диде Азат Нурмөхәммәтов.

Күңелендә шигырь йөрткән кешеләр мондый бәйгенең барлыгын ишетми кала алмый. 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар арасында «Проза» номинациясендә җиңгән Гүзәл ханым Шакирова шундый фикердә. «Узган елгы бәйгедә мәсәл сөйләп, II урын алган идем. Быел Туфан Миңнуллинның  «Майбәдәр батыр»ыннан өзек сөйләдем. Икесе дә – кыз чагымда ятлаган әсәрләрем. Бүген миңа – 65, һәм алар әле дә хәтердә саклана. Быел мин җиңәрмен дип уйлап та карамадым. Җиңәчәгемне сәхнәгә чыгып, кулыма диплом алганчы белмәдем, оештыручылар сер итеп саклады», – дип, хис-тойгылары белән уртаклашты ул.

Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын бөтен Татарстан күрергә тиеш. Марат Әхмәтов шундый фикердә. Аларны QR-код рәвешендә махсус буклетларга туплап, республика буйлап таратырга ниятлиләр.

«Татаr сүзе» бәйгесе җиңүчеләре:

10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын – Искәндәр Иванов,

II урын – Мәликә Абдуллина,

III урын – Камил Надыршин.

«Проза»:

I урын – Эмиль Закиров,

II урын – Дилә Хисамова,

III урын – Динә Әфризунова.

«Мәсәл»:

I урын – Дилә Сибагатуллина,

II урын – Рәйдә Мәрданова,

III урын – Нәргизә Хәбибрахманова, Зилия Әскәрова.

11–17 яшьлек катнашучылар арасында

«Шигърият»:

II урын – Ихтыяр Кыямов,

III урын – Ислам Хәйдәров.

«Проза»:

I урын – Ильвина Галиева,

II урын – Фәридә Галимуллина,

III урын – Әнвәр Мөхетдинов.

«Мәсәл»:

II урын – Гөлинә Алиева,

III урын – Мәрьям Хәмзина.

18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында

«Шигърият»:

I урын – Флюра Шәрипова,

II урын – Рәфидә Наҗарова,

III урын – Гүзәл Сибагатова.

«Проза»:

I урын – Гүзәл Шакирова,

II урын – Алинә Хәмәтшина,

III урын – Гөлнара Булатова.

«Мәсәл»:

II урын – Эльза Салаватова,

III урын – Гөлшат Мәхмүтова, Рамил Мөхетдинов.

Үз шигырьләрен сөйләүчеләр арасында

I урын – Гөлүсә Батталова,

II урын – Булат Ибраһимов, Алинә Шәгәрәева,

III урын – Нурия Бәширова, Алмаз Хәмзин.

Шигъри гаиләләр арасында

I урын – Мишуриннар династиясе,

II урын – Нурмөхәммәтовлар гаиләсе,

III урын – Гаяновлар һәм Шаһбановлар гаиләсе.

Кызыксындыру премиясе – Сабуровлар гаиләсе.

Профессиональ катнашучылар арасында

I урын – Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин,

II урын – Тинчурин театры артисты Артем Пискунов, Камал театры артисты Эмиль Талипов,

III урын – Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү