Һәркемгә таныш бер хәл: эштә син «Бүген шундый матур киенгәнсең», «Молодец, яхшы килеп чыккан!», «Ярый әле син бар» кебек сүзләр арасында «Син авырыйсың мәллә? Кыяфәтеңә чыккан» яки «Шуны да эшли алмадыңмы?» ише берәр начарын ишетәсең дә, кайткач, кич буе фәкать шунысы турында гына уйлап йөрисең. «Башкалар күзгә карап алдалый микән?» дигән уйлар да кергәли башыңа. Ни өчен без, кешеләр, яхшыдан да начар эзлибез, ә начарны шундук кабул итәбез, ышанабыз?
Негативка карата мондый мөнәсәбәт баш миенең тискәре вакыйгаларга игътибар итүенә һәм аларны уңайларга караганда тирәнрәк истә калдыруына бәйле. Үткәнгә борылып карасак, моның мәгънәсе менә нидән гыйбарәт: куркыныч янавын тиз аңлаган һәм тиз арада ни дә булса кылган кешеләрнең исән калу ихтималы зуррак булган. Ләкин бүген көндәлек тормышта бу «сәләт» яшәргә комачаулый дияргә мөмкин. Шуның аркасында ниндидер чамасыз төшенкелек хисе кичерүебезгә, ә казанышлар яки шатлыклы мизгелләрнең әһәмиятен киметүгә китерергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез