Газетага язылу

Җавапсыз хисләр: үсмер белән бу турыда ничек сөйләшергә?

Мәктәп еллары. Яшь йөрәктә сыйныфташы яки берәр иптәшенә карата хисләр бөреләнә. Моңарчы таныш булмаган гыйшык хисләре! Тик болай да кылдан нечкә күңелне җавапсыз мәхәббәт яралый...

Җавапсыз хисләр: үсмер белән бу турыда ничек сөйләшергә?

Таныш хәлме? Бу хисләрне кичермәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Кемнәрнеңдер инде нәкъ шушындый хәлдә калган балалары да үсеп җитте. Үсмерләр белән җавапсыз хисләр турында ничек сөйләшергә? Бу аларның үзбәясенә ничек йогынты ясый? Нинди сүзләрне әйтүдән тыелырга кирәк?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә клиник психолог Резеда Абдулина ярдәм итте.

– Бер үсмер әнисеннән шундый сорау килде: «Кызым бик нык гашыйк булган, ә егет аңа игътибар да итми. Мин аңа ничек ярдәм итә алам?» Мондый очракта сез нәрсә эшләр идегез?

– Беренчедән, кызыгызның яки улыгызның (егетләр белән дә еш очрый торган хәл бу) хисләренә игътибар итәргә, аларны танырга, бәясен төшермәскә кирәк. «Сиңа аны онытырга кирәк», «яхшырагын табарсың», «юк-бар нәрсә өчен кайгырып утырасың» ише сүзләр яшь йөрәкне тагын да ныграк яралый ала, алар белән бик сак булырга кирәк. Үсмер бу сүзләрне ишеткәндә, «мине әти-әни аңламый» дигән фикергә килергә мөмкин. «Сиңа хәзер җиңел түгел, һәм бу – нормаль күренеш» кебегрәк сүзләр белән аның хисләрен аңлавыгызны күрсәтергә кирәк. Күп очракта сүзләр дә кирәкми: бары тик аның янында булу, кочаклау да җитә. Шуннан соң гына аның игътибарын башка өлкәләргә күчерергә, дуслар, уку, киләчәккә планнар турында сөйләшергә була.

Тагын бер мөһим нәрсә: балагызны мондый хәлдә күрергә ничек кенә авыр булса да, аның өчен проблеманы чишәргә ашыкмагыз һәм егет яки кыз белән «аңлашырга» бармагыз. Бу балагызны кимсетә, ә сез аның ышанычын югалта аласыз.

– Үсмергә җавапсыз мәхәббәтнең нәрсә икәнен ничек аңлатырга?

– Бәлки монда һава торышы белән чагыштыру урынлы булыр. Симпатия, ягъни кешене ошату – һава торышы кебек: я бар ул, я юк, һәм бу кешене начар да, ямьсез дә итми. Кайвакыт кешеләр бер-берсенә туры килми. Бу – тормышның аерылгысыз өлеше.

Үсмерләр белән сөйләшкәндә иң мөһиме – акыл өйрәтмәскә.  

– Үзе ошатып йөргән егетнең игътибар күрсәтмәве үсмер кызның үзбәясенә йогынты ясыймы? 

– Әйе. Гомумән, кыз балага вакытында тиешлечә таяныч, терәк күрсәтмәсәк, аның үзбәясе төшәргә мөмкин. Үсмерләрнең үзбәясе әле бик тотрыксыз һәм еш кына яшьтәшләренең фикеренә нигезләнеп формалаша. Егет игътибарын күрсәтми икән, кыз «Минем кайсыдыр җирем дөрес түгел», «Мин җитәрлек дәрәҗәдә чибәр түгел» дип нәтиҗә ясый да куя. Бу исә йомыклыкка, үзен үзгәртергә тырышуга, укуда билгеләрнең начараюына, хәтта депрессив халәтләргә китерергә мөмкин.

– Мондый очракта аларның үзбәясен ныгытырга әти-әнинең нинди сүзләре һәм гамәлләре ярдәм итә ала?

– Беренчедән, үсмергә аның кичерешләре турында сөйләргә ирек бирергә, аны бүлдермәскә һәм, әйткәнемчә, хисләренең бәясен төшермәскә кирәк. Аннары аның игътибарын ул уңышлы булган өлкәләргә юнәлтегез: спорт, иҗат, уку, дуслары. Уңышлар үзбәяне ныгыта. Аңа үз тәҗрибәгез турында сөйләгез: үзегез кире кагулар һәм уңышсызлыклар белән ничек көрәшәсез?

«Аның сиңа игътибар итмәве синең кыйммәтеңне күрсәтми»,  «Мин синең белән горурланам. Бу авырлыкны җиңәчәксең» – әлеге сүзләрне кабатларга онытмагыз.

– Шәхси тәҗрибә, дигәннән. Үсмер яшьтәге балага үз тормышыңдагы җавапсыз мәхәббәт турында сөйләргә кирәкме?

– Бу урынлы булса, ул үзе сораса яки сөйләшүгә ачык булса, сөйли аласыз. Тик шәхси тәҗрибә лекция буларак түгел, ә ярдәм буларак яңгырарга тиеш. Кыскача гына, хисләргә басым ясап сөйлисең икән, әйтик, «Мин дә 16 яшьтә җавапсыз мәхәббәтнең нәрсә икәнен белдем. Дөньям җимерелгән кебек тоелды. Әмма вакыт узгач, ул хисләр җиңеләйде» кебегрәк формада, бу, чыннан да, булыша ала. Сезнең тәҗрибәгез авыр хисләрнең вакытлыча булуын күрсәтергә тиеш. Ә инде сөйләшүне үзегез турында монологка әйләндерәсез икән, я булмаса, «мин еллар буе газапландым» ише сүзләрне еш кабатлыйсыз, я бала тыңларга әзер булмаса һәм ябылса – бу сөйләшү хәтта зыян китерә ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре