Газетага язылу

Чиста булсын: агроном Хәким Моратов теплицаны кышка әзерләү буенча киңәшләр

Теплицаны көзге чистарту-җыештыру бакчаны кышка әзерләүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Җәй дәвамында ябык грунтта гөмбәчекләр, корткычлар личинкалары байтак туплана. Шуңа күрә тәүге җитди суыкларга кадәр аны чистарту-дезинфекцияләү чиктән тыш мөһим. Агроном Хәким Моратов бу эшнең нечкәлекләрен искә төшереп үтте.

Чиста булсын: агроном Хәким Моратов теплицаны  кышка әзерләү буенча киңәшләр

Җыештыру

Иң элек теплицаны үсемлек калдыкларыннан арындырабыз. Үсемлекләр авырган булса, җыеп алынган чүп-чар компост ясарга ярамый. Йомшак губка һәм сабынлы (кер сабыны) су белән стеналарын юабыз. Үсемлекләрдән йогып калган яшькелт урыннарны, башка тапларны аш серкәсе яки хлоргексидин эремәсе белән чистартырга кирәк.

 

Зарарсызландыру

Шуннан соң чиста стенаны, фитофтора һәм башка авыруларны булдырмас өчен. Бакыр купоросы белән дезинфекциялибез. Теплицадагы туфрак бик тиз зарарлана һәм ярлылана. Аны җиңелчә генә дезинфекцияләү өчен файдалы микрофлораны саклап калырдай биопрепаратлар (триходерма яки Фитоспорин кебек) кулланыла. Үсемлекләр нык авырган булса, җиргә бакыр купоросы эремәсе сибәләр. Туфракны савыктырып җибәрү өчен кимендә 5 елга бер мәртәбә 10 см биеклектәге өске өлешен черемәгә алыштыру киңәш ителә.

 

Буяу һәм ныгыту

Кысасын, күгәрмәсен өчен, тимер буявы белән буйыйбыз. Теплица эченә Т рәвешендәге терәкләр куеп калдыру әйбәт. Алар поликарбонатны юеш кар авырлыгыннан бөгелү-ватылу куркынычыннан саклаячак.

 

Сидератлар чәчү

Түтәлләрне чистартканнан соң буш калдырмау хәерле. Туфракны казымыйча гына, горчица яки фацелия чәчәргә мөмкин. Сидератлар, чүп үләннәрне кысрыклап, туфракны көпшәкләндерә, туклыклы матдәләр белән тәэмин итә һәм корткычлардан, зарарлы микроорганизмнардан котылырга булыша. Алар суыкларга кадәр, тишелеп, шактый ук үсәчәк. Үсемлек сабакларын чабып, мүлчә сыйфатында калдырырга кирәк. Язга кадәр тамырлары, череп, яңгыр суалчаннары өчен азыкка әйләнәчәк һәм туфрак йомшарып калачак.

 

Сүз уңаеннан, теплицадагы тимер таякларны, шпагатларны да дезинфекцияләргә; марганцовкалы суда чайкап, киптерергә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре