Ул тумышы белән Әлки якларыннан. 19 яшендә Кыр Тәүгелдесенә килен булып төшкән. Инде 62 ел гомере шушында үткән.
– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бик зур эш эшләдек. Бу минем хыялым иде. Әлеге уй күңелемә утыз ел элек килгән иде. Башка җирләрдә чишмә ачканнарын күргәч, кызыгып карый торган идем. Һәм быел язын бу эшкә ныклап торып алындым. Биш балама, гаиләмә рәхмәт. Алар минем теләгемне, ниятемне күтәреп алып, бөтен эшләрне башкарып чыкты. Авыл халкы да бик булышты. Бу – без гүр иясе булгач та бара торган сәдака. Әлеге эшебез һәр барчабызга да Җәннәткә юл булсын иде, – диде Сания апа.
Башта ук уйлаган урында башкарыласы эшләр шактый күп булып чыга. Сания апаның улы трактор белән өч метр аска казып төшкәч, хәйран калган: кояш чыгышы ягыннан 6-7 җирдән бик куәтле чишмә атылып чыга. Аның суын тикшерүгә җибәрәләр. Сыйфаты бик яхшы, су тәмле булып чыга. «Суы җитмәс инде», – дигән курку да була. Шөкер, суы мул булып чыга. Күпме генә кеше алса да, җитәрлек була.
Бер ай эчендә чишмәнең эшен тәмамлап, матур итеп ачып та куялар.
– Барыбыз да бик куандык. Мин яшьтән дингә тартылып үстем. Яхшы эшләр эшләсәм, кешеләргә булышсам, күңелемә рәхәтлек алам, тынычланам. Шөкер, әлеге изге эшкә дә өлешем тиде. Ләкин мин аны үземнең дәрәҗәне күтәрер өчен эшләмәдем. Авылдашлар минем исем белән атарга теләүләрен әйткәч тә, каршы килдем. Тик хәзрәтебез: «Ризалаш, син үлгәч тә исемеңне атап дога кылырлар», – диде. Әле тагын озак еллар бу тәмле чишмә суларын эчәргә насыйп булсын. Авылдашлар да, читтә яшәүчеләр дә аны эчеп, тәннәренә сихәт алсын, – дип теләде Сания апа.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез