«Конструктив» Идел буе форумы Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән берлектә «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» РОО тарафыннан оештырыла. Яшьләр һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләр өчен цифрлы, мәгълүмати һәм психологик куркынычсызлык мәсьәләләренә багышланган форум бу.
– Республикада мәгариф һәм иҗаттан тыш профилактикага да зур игътибар бирелә. Беренче чиратта сүз террорчылык, экстремизмны булдырмау турында бара. Күпләр хәзерге вакытта андый гамәлләрнең интернет аша гына башкарылганын белми дә. Безгә яшьләрне туры юлдан тайпылдырмау мөһим, – дип белдерде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Форум 2019 елдан бирле үткәрелә. Быел 47 төбәктән 4 меңнән артык гариза килгән. «Татарстанның иҗади яшьләр академиясе» РОО президенты, «Конструктив» Идел буе форумы координаторы Алёна Бакирова сүзләренә караганда, форум Идел буе дәрәҗәсендә булса да, гаризалар илнең башка төбәкләреннән дә килә.
Форум программасында лекцияләр һәм фикер алышу, гамәли белем бирү форматлары, мәдәни чаралар һәм белгечләрнең үзара тәҗрибә уртаклашуы каралган. Программаның бер өлешен онлайн карап булачак.
– Яшьләрне мондый төр гамәлләрдән профилактикалау мөһим. Шул исәптән форум замана таләпләренә дә җавап бирә. Чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Кемерово, Ростов-Дон, Мурманск, Түбән Новгород, Самара, Казан һәм Татарстаннан 42 спикер чыгыш ясаячак, – диде форумның башкарма директоры Елизавета Гонзова.
2026 елда бу чара дүрт юнәлешне берләштерәчәк.
«Конструктив.Познавай» – 18 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен ачык белем бирү программасы. 12–14 октябрьдә офлайн һәм онлайн форматта лекция, фикер алышу, интервью һәм ачык диалоглар узачак. Темалар арасында – цифрлы грамоталылык, интернет-мошенниклык, тәнкыйди фикерләү, психологик тотрыклылык һәм мәгълүмати киңлектә куркынычсызлык.
«Конструктив.Действуй» – Идел буе федераль округы төбәкләреннән җыелган яшьләр арасында профилактик эш белән шөгыльләнүче белгечләр өчен махсуслаштырылган программа. Анда 80 белгеч катнашачак дип көтелә. Алар үз тәҗрибәсе белән уртаклашалар, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышалар һәм методик чишелешләр эзлиләр.
«Конструктив.Неформат» гадәти булмаган мәйданчыкларда үткәрелә. Чаралар Казанның театрларында, каһвәханәләрендә, паркларында һәм башка шәһәр киңлекләрендә узачак. Мисал өчен, төнге шәһәр буйлап психолог белән экскурсия каралган. Биредә төрле интерактив форматлар: квизлар, спектакльләр, иҗади очрашулар һәм башкалар оештырылачак.
«Росмолодежь.Грантлар» өчен аерым мәйданчык булдырылган. 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр социаль әһәмиятле проектлар тәкъдим итә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр финанслауга дәгъва итә алачак.
Программа үзәгендә – көндәлек тормышта көннән-көн актуальләшә барган мәсьәләләр: интернетта мошенниклар схемаларын тану, дөрес мәгълүматны манипуляцияләрдән аеру, мәгълүмат агымында психологик тотрыклылыкны саклау һәм яшьләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү билгеләрен вакытында күрү.
Профилактик эшнең төбәк практикалары белән алмашуга һәм социаль бердәмлекне ныгытуга заманча алымнар эзләүгә аерым игътибар биреләчәк.
– Форум – профилактиканың яңа ысуллары һәм практикаларын булдыруның төп мәйданчыгы. Бүген ул заманча ысуллар ярдәмендә чынга ашырыла. Монда яшьләрнең үзләренең дә оештыручы булуы сөендердә. Деструктив тәртипкә аерым игътибар бирелә, – диде Татарстан Куркынычсызлык Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире, Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез