Газетага язылу

12 октябрь – Куркулар белән очрашу көне. Сез нәрсәдән куркасыз?

12 октябрь – Куркулар белән очрашу көне. Рәсми түгел, ләкин бик яхшы психологик бәйрәм бу. Ул без курыккан әйберләрне җиңәр өчен уйлап табылган. Ә сез тормышта аеруча нәрсәдән куркасыз? Моның белән ничек көрәшәсез?

12 октябрь – Куркулар белән очрашу көне. Сез  нәрсәдән куркасыз?
Фото: Татар-информ

Зөлфәт Әгъзамов (Теләче районы):

– Бер нәрсәдән дә курыкмыйм. Гомумән, ир кешегә мондый сыйфат хас булырга тиеш түгел дип саныйм. Быел җәй каршыма хәтта аю очраган иде. Машинам урманда ватылып калгач, ярдәм сорарга телефоннан шалтыратырга дип посадкадан җәяү атлыйм шулай. Авылдан бер чакрым ярым ераклыкта бу. Еракта миңа таба йөгергән шәүлә күренде. Поши баласы дип уйлап, телефонга төшерә башладым. Баксаң, аю икән. Монда инде качып котыла алмыйсың, йөгерүдән файда юк. Аю үзе куркып качты. Миндә исә бернинди шүрләү дә булмады.

Алинә Хәсәнова (Саба районының Иске Икшермә авылы):

– Башлангыч сыйныф укытучысы мин. Иң курыкканым –  кисәк  ишетелгән тавыш.  Бу хакта балалар да белә.  Кайчак шаяртулар да булгалый. Шуграк  малайлар, өстәл астына качып, мин сыйныфка кергәндә куркыталар иде. Сискәнеп китәсең, билгеле, кычкырып җибәрәсең хәтта. Шуңа күрә сыйныф бүлмәсенә кергәндә, як-ягыма каранып керәм. Ә болай биеклек, су, ут кебек табигать көчләре  куркытмый.

Фәридә Гатина (Казан):

– Кечкенә чагымда туганнарым шаярып, абзарга ябып куйганнар иде. Шуннан бирле ишеге булган бүлмәләргә керергә куркам. Лифтта йөргәнем юк. Пенсиядә булсам да, унынчы катка кадәр җәяү йөрим. Өйдәге бәдрәф, кухня ишекләре дә ачык тора. Бүлмәдә бикләнеп калырмын дип куркам. Ишекне яба башласалар, борчу баса мине. Бу чир белән  берничек тә көрәшә алмадым. Балачак шаяруы бик кыйммәткә төште шулай.

Галимҗан Гыйльман,  язучы (Казан):

– Бу сорауны миңа әнкәй исән чагында бирделәр. Аңа 90 яшь иде. Мин ул чакта, телефон тавышыннан куркам, дип җавап биргән идем. Шалтыратырлар да, әниегез вафат, дип әйтерләр, дип  курыктым... Арабыздан китте инде әнкәй. Рухы шат булсын, безнең гамәлләр өчен борчылмасын иде, дим. Аллам сакласын, бала кайгысыннан куркам. Исән-сау гына булсыннар. Сугыш афәтеннән, әшәкелектән куркам.

Зөлфия Гарифҗанова (Биектау районы):

– Әҗәткә батудан куркам.  Әле дә чыга алган юк. Улым өйләнгәч, зур күләмдә кредитлар алды. Барыбер хатыны белән бергә тора алмады. Шуннан соң күңел төшенкелегенә бирелде. Әле ярый эчми-тартмый. Миллион сумнан артык бурычы җыелган иде. Хәзер шуны түлибез. Монысы беткәч, икенчесе җыелмаса ярар иде, дип телим. Җилгә очкан акчалар бит бу. Тапкан малларның бәрәкәте булсын иде.

Василий Иванов (Кукмара районының Чура авылы):

–  Тракторчы булып эшлим. Нинди  генә заманча техника бирсәләр дә, курыкмыйча утырам. Ә иң курыкканым – ялгызлык. Утыз яшьтә генә өйләндем. Ике бала тәрбиялибез. Берүзем яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.

Гөлшат Галәветдинова (Минзәлә районы):

– Иң курыкканым авыл бетү иде. Хәзер инде андый куркыныч артта калды. Ни өчен дигәндә, юлсызлык үзәккә үткән иде. Узган ел  авыл юлларына таш түшәделәр. Хәзер бернинди проблема юк. Туган авылым Куянда бүген 13 йорт исәпләнә, кайтып төпләнергә теләүчеләр дә бар.

Әлфинур Сафина (Балтач районы):

– Яшен яшьни башласа, бар тынычлыгым кача. Тәнем калтырый, авыздагы төкерекне дә йота алмас хәлгә җитәм. Көзгеләрне ябып куям, утларны сүндерәм. Балаларга телефоннан сөйләшмәскә кушам. Күршеләрнең абзарын яшен суккач башланды бу галәмәт. Синоптикларның, иртәгә яшен булуы ихтимал, дигән сүзеннән үк куркырга тотынам. Караңгы бүлмәдә дә посып утыра алмыйм. Дөнья хәлен белеп булмый бит. Яшен өйгә кереп, янгын чыгарга да мөмкин. Куркудан һич кенә дә котыла алмыйм.

Гүзәлия Миннәхмәтова (Питрәч районының Көек авылы):

– Этләрдән куркам. Юлда кайтканда очрый алар. Җәяү йөрергә яратам. Кайтып барганда каршыма йонлач эт очрады. Юлда миннән башка беркем юк. Кычкырып дога укый башлаган идем, каядыр китеп югалды. Шуннан бирле машинада гына йөрим. Караңгыдан куркам. Ут яндырып йоклыйм. Интернеттан куркуның төрләрен дә өйрәндем.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре