Барып карый, сатып ала, үзе эшли. Россия халкының йорт-җирен ремонтлавы әнә шундый эшләрдән гыйбарәт. Аналитикларга ышансаң, соңгы берничә айда халык арасында сүтеп кору, төзәтүгә бәйле кызыксынулар да арткан. Төзелеш кирәк-ярагы кибетләре ишеген ачып керергә нәрсә мәҗбүр итә? Муллык билгесеме, әллә кесә тарлыгымы бу?
Фатирым бар – кем ала?
Фактлар алдамый. 2026 елның маеннан июленә кадәр «Rutube» каналында төзелеш һәм ремонт турындагы видеоларны карау саны 39 процентка артып, 50 миллионга җитә язган. Ялгыш баскалыйлардыр дип уйларга ашыкмагыз, чөнки аларны карау вакыты да үзгәргән. Бер видеоязманы карау 3,3 минуттан 5,2 минутка кадәр арткан. Димәк, бүген кешеләр интернетны актарып кына утырмый: үз кирәген таба, җентекләп карый һәм кадак кагарга гына түгел, плитә ябыштырырга, хәтта түбә ябарга да өйрәнә.
Төзелеш кирәк-яракларын сату кибетләрен дә «бәхет баскан». Соңгы биш айда төзелеш материаллары бәясе – 19 процентка, ә төзелеш өчен кирәкле җиһазларны сату 1,7 тапкыр үскән. Әлеге үсешнең географиясе дә кызыклы. Башкалабыз Казан – беренчелектә. Шәһәрдә төзелеш материалларын сату 33 процентка арткан. Краснодар һәм Воронежда бу сан 19 процентны тәшкил итә, Мәскәү – өченче урында. Биредә үсеш 18 процентны тәшкил итә. Гадәттәгечә зуррак шәһәрдә үсеш тизлеге төбәкләргә караганда тыйнаграк. Моның төп сәбәбен ачыклап карыйк.
– Аптырыйсы юк: 2020 елда ташламалы ипотека гамәлгә кергәннән соң, республика буенча бик күп яңа йортлар төзелде. Яшьләр, шул чорда ипотекадан курыкмыйча, фатир сатып алды. Берәүләр бер фатир белән чикләнсә, икенчеләр 2–3, хәтта 4 фатир сатып алды. Фатир – менә дигән инвестиция ул, – дип аңлатты Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов. – Соңгы ике елда фатирлар сату кимеде, хәзер фатирларны алучылар саны бик аз. Булса да, фатир бәясе бик югары. Менә алда әйтеп үткән 3–4 фатирлы яшь гаиләләр хәзер фатирын сатып җибәрә алмый.
Әнә шул фатирын сата алмаган гаиләләр башка юл эзләргә мәҗбүр, ди белгеч. Беренчедән, бик зур ташламалар ясап, фатир бәясен төшерергә мөмкин. Ләкин бу сатучының үзенә бернинди файда да китермәячәк. Икенче юл – фатирга яхшы ремонт ясап, аны арендага бирү. Күргәнебезчә, икенче юлны сайлаучылар күбрәк. Икътисадчы сүзләренчә, илебездә, бигрәк тә Татарстанда, төзелеш кирәк-яракларына сорау артуның төп сәбәбе дә әнә шуңа бәйле.
Тормыш кагыйдәсе
Торакны арендага алучылар табылса да, күпләр бүген үз куышын булдыру яклы. Озак еллар риелтор булып эшләүче Айнур Исхаков әнә шулай ди. «Кемгәдер ай саен 35–40 мең сум акча түләүгә караганда, шул ук сумманы үз торагыңа түләп бару отышлырак. Шуңа күрә халык коры диварлы торакка да риза», – ди ул.
– Бүген матур ремонт белән кешене җәлеп итеп булмый. Фатирны арендалау турында сүз йөрткәндә, билгеле. Күпләргә уңайлы булсын, арзан булсын – башкасы мөһим түгел, – ди Айнур әфәнде. – Шулай ук яңа фатир яки йорт сатып алу мәсьәләсендә дә беренче урынга матурлык түгел, тизлек чыга. Әгәр йортта җылы, уты һәм суы бар икән, кеше коры стенага гына да риза. Бернинди ремонтсыз фатирда озак еллар яшәгән гаиләләрне шәхсән беләм. Ипотекага торак алып, үз куышында яши алар.
Төзелеш – озак вакытлы проект, дип саный ул. Бүген материалларны өлешләп сатып алучылар бихисап. Хезмәт хакының бер өлешен – буяуга, икенчесен тактага дип бүлеп кую – табигый хәл. «Бу – тормыш кагыйдәсе», – ди риелтор.
Үзләре эшли?
Төзелеш материалларына бәяләр арту кулга чүкеч тотарга этәрә. Стенаны ничек итеп тигезләргә, юыну бүлмәсенә ничек итеп плитә ябыштырырга кебек эчтәлектәге видеоязмалар россиялеләр арасында аеруча популяр. Бу хезмәтләренә бәя һаман да арта барган профессиональ төзүчеләрдән баш тартуга бер адым ясауны күрсәтә түгелме?
– Бүген төзелеш кимеде дип әйтә алмыйбыз. Зур шәһәрләрдә көн саен биек биналар калкып чыга. Төзелеш бара. Бүген алмасалар, иртәгә алачаклар. Биш ел элек останы яллап эшләтү табигый хәл иде. Хәзер бу, чыннан да, артык акчасы булганнарга гына кагыла, диләр. Хаклык бар. Әмма һәркем төзүче, балта остасы булып бетә алмый, – ди төзелеш компаниясе җитәкчесе Динар Миннәхмәтов. – Үзләре эшләүчеләр еш кына бабалары осталыгын искә төшереп, шуларны кулланып эш итә. Бу – экономияләү билгесе, дип кырт кисә алмыйбыз. Соңгылары артыннан барыбер осталарга эшләргә кала. Бу очракта барыбер түлисе.
Ремонтка ихтыяҗ арту кешенең артык акчасы барлыкка килүне аңлатмый шул. Иртәгә шул ук материалларның бәясе 10 процентка артыр дип куркып, бүген сатып алучылар күп. Мондый шау-шу бәлки икътисадый сәламәтлек билгесе түгелдер. Әмма илебез халкының бүген ремонт ясарлык нәрсәләре бар, дип шатлану уңай фикер тудыра.
Бу кызык!
Россиялеләрнең 60 проценты җәйге сәяхәтләр урынына ремонт ясауны сайлаган. РИА Новости уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны дәлилли. Хатын-кызлар – масштаблы ремонтның «төп этәргече» (72%), шул ук вакытта ир-атлар ремонтны үз теләге (43%) яки тормыш иптәшенең басымы астында ясый (50%). Сораштыруда катнашучыларның 68 проценттан артыгы ремонт эшләре стрессны җиңәргә ярдәм итә, дип билгеләп үткән.
Шулай ук россиялеләрнең 88 проценты якындагы ярты елда ремонт ясарга планлаштыра икән. Шуларның 14 проценты гына төзелеш бригадасына яки осталарга мөрәҗәгать итәргә ниятли. 46 проценты, гаилә әгъзалары һәм танышлары ярдәмен исәптә тотып, ремонтны мөстәкыйль рәвештә башкарырга планлаштыра. Тагын 40 проценты белгечләрне махсус күнекмәләр таләп итә торган бурычлар өчен генә җәлеп итәчәк.
Сораштыру
Миллион сум акча бирсәләр, аны ремонтка сарыф итәр идегезме?
Асия Хәертдинова, почта хезмәткәре:
– Чынлап торып ремонт башлыйсың икән, миллион сум гына җитмәячәк. Хәзер бит төзелеш кирәк-яраклары кибетенә барырлык түгел – барысы да кыйммәт. Узган ел өебезне зурайттык – ике бүлмә эшләттек. Шуның өчен башта нигезен, фундаментын эшләделәр, аннары өйделәр, түбә астына керттеләр. Башкарылган эшләр өчен генә дә ярты миллион сумнан күбрәк акча сарыф ителде. Бу бит төзелешнең эчке өлешен санамаганда! Кирпеч алып кайтырга йөк машинасы юк, ә бушка китермиләр – барысы да акчага. Шуңа күрә миллион сум акча бирсәләр, мин аны ремонтка түгел, ә бәлки сәяхәткә тотар идем. Балалар белән чит илгә барып, ял итәргә булыр иде.
Лилия Сафина, табибә:
– Акча ремонтка дип бирелсә, ремонтка сарыф итәр идем. Әгәр фатирымда бар да тәртиптә, ишек ватылмаган, дивары ишелмәгән икән, өсте-өстенә ремонтламас идем, мөгаен. Бүген фатирда үзгәреш ясау күп акча һәм көч таләп итә.
Булат Габидуллин, программист:
– Ремонт дигәненең бетәчәге юк. Казанга укырга килгәч, әти-әни, абый белән икебезгә яшәргә дип, фатир алып бирде. 8 ел элек иде бу. Ремонтны әле дә төгәлли алмыйбыз (көлә). Чыгымнар саны бер миллион сумны гына тәшкил итмәде инде. Бер бүлмәне рәтләп бетерәсең генә, икенчесендә нәрсәнедер үзгәртергә кирәк була. Әнә шулай итеп, ремонт белән узышып яшибез. Шуңа күрә миллион сум бирсәләр, аннан баш тартмас идем, әмма барысын да ремонтка тотмас идем.
Гөлинә Яруллина, чәчтараш:
– Әлбәттә, ремонтка тотар идем. Әле күптән түгел генә йорт сатып алдык. Әлегә фатирда яшибез. Икенче елга җәйгә йортка күченү турында уйланабыз. Бер миллион сум артык булмас, шул йортны рәткә китерүгә сарыф ителер иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез