Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балаларына югары уку йортларына кергәндә ташлама ясала

Быел Украинадагы хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары, шулай ук Россия Геройлары һәм Батырлык орденнары белән бүләкләнүчеләр югары уку йортларына ташламалы шартларда керергә хокуклы. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

Чернышенко билгеләп үткәнчә, хөкүмәт йөкләмәсе нигезендә, абитуриентлар өчен барлыгы 626 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән, шул исәптән Луганск, Донецк Халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре югары уку йортлары өчен 36 меңнән артык урын каралган. «Быел, узган ел белән чагыштырганда, бюджет урыннары саны ил икътисады өчен өстенлекле һөнәрләргә, бигрәк тә инженерлык белгечлекләренә якынча 2 меңгә артты. Андый һөнәрләргә 12 меңнән артык урын бүлеп бирелде», – диде ул.

Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта гариза тапшырган абитуриентларның саны 260 меңнән артык. Кабул итү кампаниясе башланганнан бирле алар 660 меңләп гариза тапшырган. Алдынгы төбәкләр арасында – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан.

Россия вице-премьеры искә төшергәнчә, агымдагы елда абитуриентлар өчен махсус онлайн хезмәт эшли («Поступление в вуз онлайн»). Әлеге портал аша 1 меңнән артык уку йортына гариза биреп була. Документларны тиз тикшерәләр һәм уку йортына да барып йөрисе юк.


Фикер өстәү