Хәзерге вакытта Америкада яшәүче җырчы, «Ямьле» төркеменең элеккеге солисткасы Гөлназ Батталова сөенечле яңалыгы белән уртаклашты.
— Без Алекс белән әти-әни булачакбыз. Әлеге искиткеч яңалык белән үземнең туган көнемдә бүлешүемә чиксез шатмын. Үзем өчен дөньядагы иң зур бүләкне йөрәк астымда йөртәм», – дип язган ул социаль челтәрдә.
Җырчыны әлеге сөенече белән без дә котлыйбыз! Сабыйлары сау-сәламәт булсын.
Гөлназ Батталова: «Аллаһы Тәгаләнең миңа лаеклы ир-ат насыйп итәчәгенә һәрвакыт ышандым»