3 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

ЮХИДИ хезмәткәрләре көне

РФ Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен 2009 елдан билгеләп үтәләр. Дәүләт автоинспекциясе Россиядә 1936 елда оеша.  1960 елда Советлар Союзы юл хәрәкәте турындагы Халыкара конвенциягә кушыла, ә юл хәрәкәтенең беренче бердәм кагыйдәләре СССРда 1961 елның 1 гыйнварыннан эшли башлый.

Дөнья тирәли сәяхәт

1819 елның 3 июлендә Фаддей Беллинсгаузен һәм Михаил Лазарев «Мирный» һәм «Восток» хәрби шлюпларында экспедиция башлана. Ике еллык дөнья тирәли сәяхәткә алар Кронштадттан китәләр. Команда составында астроном вазыйфасын үтәгән Казан университеты профессоры Иван Симонов та була.

Алтай республикасы оешу көне

Ел саен 3 июльдә Алтай Республикасының оешу көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм датасы 2003 елның 24 апрелендәге республика законы белән билгеләнә һәм очраклы рәвештә генә сайлап алынмый. 1991 елның бу көнендә Таулы Алтай автономияле өлкәне Россия Федерациясе составына керүче республикага үзгәртеп кору турындагы карар кабул ителә.

 Вишневскийга – һәйкәл

1971 елның 3 июлендә Казанда Александр Вишневскийга һәйкәл ачыла. Ул безнең илдә шул ук исемдәге мазь уйлап табучы буларак билгеле. Вишневский – хирург. Мазьны ул 1927 елда регенерация процессларын тизләтүче антибактериаль чара буларак уйлап таба. Бу вакытта Вишневский инде Мәскәүдә яшәгән. Ә Казанда ул ТАССРның өлкә хастаханәсе җитәкчесе һәм факультет хирургия клиникасы мөдире була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү