«Болгар” радиосында җитәкче алышынды

Бүген “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе” акционерлык җәмгыятенең “Болгар” радиосы башкаручы директоры итеп Илфар Кәримов билгеләнгән. Бу вазыйфада ул Наилә Хәйдәрованы алыштырган.

Кәримов 2005 елдан бирле “Болгар “радиосында эшли. Моңа кадәр баш мөхәррир вазыйфасын биләгән.
“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов әйтүенчә, Кәримовның бурычы – радиотыңлаучылар арасында 35 яшьтән өлкәнрәкләрнең сафын ишәйтү, радиоэфирның эчтәлеген бераз үзгәртү һәм аны популяр интернет-платформаларда үстерү.
“Илфар Кәримов радионы үстерүнең яңа концепциясен тәкъдим итте дә инде. Кызык ул. Татарча уйлаучы һәм сөйләшүче тамашачыларның мәнфәгатьләрен чагылдыра. Катлаулы, әмма үтәп булырлык бурыч бу”, – дигән Әминов.

Безнең белешмә: Илфар Кәримов 1986 елда Саба районы Байлар Сабасы авылында туган. Мәктәп елларында “Саба дулкыннары” җирле телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып барган. 2006 елда Казан дәүләт университетының журналистка факультетына укырга кергән. 2005 елда “Болгар” радиосына PR-менеджер вазыйфасында эшкә урнашкан. 2016 елдан радионың баш мөхәррире-продюсеры булып тора.


Фикер өстәү