Республика җитәкчелеге Илшат Ганиевның үлеме сәбәпле кайгы уртаклашты

Республика җитәкчелеге Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Илшат Ганиевның үлеме сәбәпле кайгы уртаклашты.

Кайгынамәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Рәис Администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров имзалаган.

“Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Майский» теплица комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Ганиев Илшат Газыйм улы 22 ноябрьдә 70 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Илшат Ганиев 1954 елның 3 гыйнварында ТАССР Баулы районы Яңа Шалты авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген, 1976 елда Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, ТАССР Яшел Үзән районы «Майский» совхозында агроном буларак башлап җибәргән. 1986 елдан КПСС Татарстан өлкә комитетының авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате бүлеге инструкторы вазыйфасында хезмәт куйган.
Илшат Газыйм улы 1989 елда «Майский» совхозы директоры итеп билгеләнде. Зур куәтле, профессиональ коллективлы теплица комбинатын булдыру һәм үстерү аның исеменә тыгыз бәйле. «Майский» Илшат Ганиев җитәкчелегендә Россиядә яшелчәне ябык грунтта җитештерүче иң зур предприятиеләрнең берсенә әйләнде. Ул һөнәри эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк, пестицидлардан һәм теплицаларны химик ысул белән чистартудан баш тартып, җитештерүне технологик яктан үстерү бурычын куйган хәлдә үзенең новаторлык сәләтен эшкә җикте. Шуның нәтиҗәсе буларак, Илшат Ганиев инде 1980 нче елларда ук теплица предприятиеләрендә үсемлекләрне биологик саклауга нигез салучыларның берсенә әйләнде.
Яшелчәне тамчылап сугаруны гамәлгә кертү эшчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү, шулай ук продукциянең сыйфатын яхшырту һәм уңышын арттыру мөмкинлеге бирде. Әлеге уңышлы тәҗрибә тармактагы башка оешмаларны да шундый ысулдан файдалануга этәрде.

Аның катнашында камилләштерелгән яшелчәне ясалма яктылыкка нигезләнеп үстерү технологиясе дә илнең бөтен теплица хуҗалыгы өчен үрнәк булды. Моннан тыш комбинатта иң зур биолабораторияләрнең берсе ачылды. Аның эшләнмәләре яшелчә үстерүдә химик ысулдан тулысынча баш тарту мөмкинлеге бирә.
Илшат Ганиев хезмәткәрләрне социаль яклауга, уңайлы яшәү һәм эшләү өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирде. Комбинат территориясендә предприятиенең торак комплексы төзелде. Ул биш катлы 6 йорттан, шулай ук уен мәйданчыклары белән спорт комплексыннан, сквердан гыйбарәт.

Илшат Газыйм улы хәйриячелек белән шөгыльләнде, комбинатта эшләп, пенсиягә чыгучыларга даими ярдәм күрсәтеп килде, дәвалануга мохтаҗларга, торак, башка инфраструктура объектларын төзү һәм төзекләндерүгә булышты.

Халыкның проблемаларына битараф кала алмаган кеше буларак, республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты. I, II, IV, V, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Илшат Ганиев җитәкче таланты, кушылган эшкә карата гаять зур җаваплылык хисе, профессионализмы, мәрхәмәтлелеге белән аерылып торды.

Илшат Газыйм улының күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнде. Алар арасында – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел» һәм «Авыл хуҗалыгындагы хезмәтләр өчен» медальләре, «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы һәм башка бүләкләр.
Илшат Газыйм улы Ганиевнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр”, – диелә кайгынамәдә.


Фикер өстәү