Республика җәмәгатьчелеге Илшат Ганиев белән хушлашты

Бүген Дәүләт Советында биш чакырылыш парламент депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, «Майский» теплица комбинаты директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илшат Ганиев белән хушлашу тантанасы булды. Матәм тантанасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Республика җитәкчелеге һәм парламент исеменнән Илшат Ганиевның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының кайгысын уртаклашып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисади үсешендә якты эз калдырган депутатның күренекле хезмәтләрен билгеләп үтте.

«Абруйлы һәм инициатив җитәкче, җитештерүне оста оештыручы, актив җәмәгать эшлеклесе Илшат Газим улы республикабызның һәм тулаем илебезнең социаль-икътисади үсешенә зур шәхси өлеш кертте, — дип ассызыклады парламент җитәкчесе. — Мин күп еллар Илшат Газыйм улын нык профессионал, республиканың иң уңышлы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең бер җитәкчесе буларак белә идем, хуҗалык аның тырышлыгы, энергиясе, фәнни карашы белән күп тапкырлар Россиянең 130дан артык шундый ук комбинаты арасында иң яхшысы булды».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Илшат Ганиев, темага тирәнтен чумып, һәрвакыт асылына кадәр барып җиткән һәм иң дөрес карарлар кабул иткән. «Бу, мөгаен, аның бизнеста да, сәясәттә дә уңышының нигезе булгандыр, — диде Фәрит Мөхәммәтшин, — Кешеләрнең проблемаларын һәм өметләрен бик яхшы белгән Илшат Газыймович күп тапкырлар депутат итеп сайланды, үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен лаеклы яклый иде. Туплаган абруен, иҗтимагый һәм депутатлык эшчәнлеге тәҗрибәсен республика дәрәҗәсендә уңышлы кулланды. Практикада авыл хуҗалыгы җитештерүенең нечкәлекләрен һәм проблемаларын белеп, депутат Ганиев Татарстан парламентында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен иң грамоталы һәм эзлекле яклаучыларның берсе булды, кайбер әһәмиятле республика законнарын, шул исәптән органик продукция җитештерү, урманнардан файдалану һәм башкаларны карау инициативасы белән чыкты».

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Илшат Ганиевның иң яхшы сыйфатларының берсе — кешеләр белән эшләү осталыгы, һәр кешегә сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәт иде. «Аның игелеклелеген, туган якка эчкерсез мәхәббәтен эшчеләрдән алып югары звено җитәкчеләренә кадәр һәркем билгеләп үтә иде, — диде Дәүләт Советы Рәисе. — Гади һәм аралашучан Илшат Газыйм улы һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булды, чын патриот, үз Ватанын, Татарстанны яраткан һәм республика үсешенә һәрьяклап ярдәм иткән, анда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп эшләр башкарган һәркемнең хөрмәтенә ия иде».

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, иң авыр вакытларда Илшат Ганиев кебек җитәкчеләрнең тырышлыгы белән күп кенә республика предприятиеләрен саклап калу мөмкин булды. «Аның тирән белемнәре һәм тәҗрибәсе авыр икътисади хәлдән чыгып, конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүче уңышлы предприятие дәрәҗәсенә кадәр үсәргә мөмкинлек бирде», — дип ассызыклады ул. — Безнең климат шартларында ел әйләнәсе өзлексез яшелчә продукциясе җитештерде. Мондый алдынгы һәм уңышлы теплица хуҗалыклары бөтен ил күләмендә аз. Безнең бурыч — хуҗалык эшен Илшат Газыймович кебек дәвам итү».

Кайгы чарасын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде. Ул Илшат Ганиевны кешелеклелек үрнәге һәм хәзерге замандагы «эталон хуҗа» дип атады. «Илшат Газыймович бөтен гомерен хуҗалыкка багышлады, — дип билгеләп үтте ул. — Аның җитәкчелегендә «Майский» республикада һәм аннан читтә дә сыйфатлы продукция җитештерүче буларак танылды. Мондый талантлы оештыручының, үз эшенең тәҗрибәле профессионалының, зур йөрәкле кешенең вафат булуы — безнең республика өчен зур югалту».

Илшат Ганиев турындагы истәлекләре белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов уртаклашты. Аның сүзләренчә, Илшат Газыйм улы күп кенә яшь җитәкчеләр өчен үрнәк булган һәм шулай булып калачак. «Без Илшат Газыймовичтан күп нәрсәгә өйрәндек, — диде Ленар Гарипов. — Ул үзенең тәҗрибәсе, киңәшләре, хуҗалыкны уңышлы алып бару серләре белән бик теләп уртаклаша иде».

Илшат Ганиев белән хушлашу тантанасында шулай ук Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар чыгыш ясады.

 

 


Фикер өстәү