Илшат Ганиев белән хушлашу мәрәсиме иртәгә республика парламенты бинасында булачак

Бүген Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы бер минут тынлыктан башланып китте. Биш чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы, “Майский” теплица комбинаты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Илшат Ганиевнең йөрәге тибүдән туктаган.

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Майский” теплица комбинаты директоры Илшат Газыйм улы Ганиевнең бүген җитмешенче яшендә арабыздан мәңгегә китүен хәбәр итәргә мәҗбүрмен, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Илшат Газыйм улы биш чакырылышта Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, Экологик иминлек, табигый ресурслар һәм табигатьтән файдалану комитетының, соңрак – Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының даими комиссиясендә күп көч куйды”.
Республика парламенты башлыгы искәртеп үткәнчә, Илшат Ганиев депутатлар, шулай ук сайлаучылар алдында зур абруй-хөрмәт казанган. Ул һәрвакыт сайлаучыларны борчыган мәсьәләләрне хәл кылуга ярдәм иткән.
“Илшат Газыйм улы Ганиевнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз”, – дип йомгак ясады сүзенә Фәрит Мөхәммәтшин.
***
Илшат Газыйм улы Ганиев белән хушлашу мәрәсиме иртәгә – 24 ноябрьдә (9.00 сәгатьтә башлана) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында үткәрелә.


Фикер өстәү