Казанда Әнвәр Баһаутдиновка мемориаль такта ачылды

Бүген, Татарстан Республикасы Көнендә, Казанда танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, 1983-1986 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе, 1984-1986 елларда РСФСР Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары Әнвәр Баһаутдинов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук Әнвәр Баһаутдиновның туганнары катнашты.

«Әнвәр Бәдретдин улы — безнең республика һәм илебез тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхес, – дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов, – аны тәвәккәл, кыю, зур сәяси тәҗрибәгә ия кеше буларак аны 1983 елда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе, ә соңрак – РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары итеп сайлаганнар. Профессиональлеге, сәяси таланты һәм зирәклеге өчен хезмәттәшләре аны хөрмәт белән «өлкән кеше» дип атаганнар. Аның Татарстан һәм бөтен илебез хакына фидакарь хезмәте иң югары дәрәҗәдә билгеләп үтелгән».

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Әнвәр Баһаутдиновны үткен акыл, тактика, тырышлык һәм бетмәс энергия аерып тора. «Аның белән эшләү минем өчен зур хөрмәт иде. Әнвәр Бәдретдин улы – Ватанга хезмәт итүнең чын үрнәге. Аның бөтен эше республикабызның һәм илебезнең чәчәк атуына юнәлдерелгән иде», — дип билгеләп үтте Дәүләт Киңәшчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге вакыйганы «дулкынландыргыч һәм озак көтелгән » дип атады. «Республикада туган Татарстанны үстерүгә бөтен көчен һәм хезмәтен салган кешеләрне хөрмәт итү гадәти хәл, — дип ассызыклады парламент башлыгы, — шулай итеп, без алар турында истәлекне мәңгеләштерәбез».
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, үз вакытында аңа Әлмәттә Әнвәр Бәдретдин улы белән бергә эшләү бәхете тигән, 1970 еллар ахырында ул Әлмәт шәһәр партия комитетының беренче секретаре итеп сайланган. Парламент башлыгы әйтүенчә, Әнвәр Баһаутдинов кадрлар белән һәрвакыт сак һәм хөрмәт белән эш иткән. Парламент эшчәнлегенә килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Дәүләт Советы эше бүген дә, шул исәптән Әнвәр Баһаутдинов эшләгән елларда салынган нигезгә таянып алып барыла. «Әнвәр Бәдретдин улы барысын да иҗади эшкә юнәлдерә белгән, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – аның турында якты истәлек аны белгән һәм аның белән эшләгән бик күп кешеләрнең йөрәкләрендә мәңгегә калачак».

Дәүләт эшлеклесе тол хатыны Наилә Баһаутдиновның ире турында истәлекләре белән уртаклашты. «Игелекле, ярдәмчел, һәрвакыт үз идеалларына тугры иде», — дип сөйләде ул. Наилә Баһаутдинова чарада катнашучыларга гаилә әгъзалары һәм туганнары исеменнән Әнвәр Бәдретдинович шәхесенә игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Хәтерләвегез өчен рәхмәт, – диде ул, – ә хәтер – ул безне үткәннәр белән бәйләүче җеп булып тора, киләчәгебез, бүгенге тормышыбыз, халкыбыз, республикабыз һәм илебез язмышы турында уйланырга мәҗбүр итә».

Мемориаль такта Маяковский урамында 19 нчы йорт фасадына урнаштырылган. Биредә күренекле дәүләт эшлеклесе 1984 елдан 2002 елга кадәр яшәгән.

Әнвәр Бәдретдин улы Баһаутдинов 1925 елның 27 ноябрендә республиканың Кама Тамагы районы Әмәкәй авылында туган. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Бондюг (хәзерге Менделеевск) МТСында тракторчы булып башлый. Әнвәр Бәдретдин улы Бөек Ватан сугышында, 1945 елгы Җиңү парадында катнаша. Партия һәм дәүләт эшлеклесе карьерасын 1950 елда комсомолда ВЛКСМның Бондюг район комитетының икенче секретаре вазифасыннан башлый. 1961-1983 елларда КПССның Азнакай район комитетының беренче секретаре, Әлмәт җитештерү колхоз-совхоз идарәсе партия комитеты секретаре, Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре вазифаларында эшли. 1963-1987 елларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана, ә 1984-1986 елларда РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1983-1986 елларда — ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе, 1985-1990 елларда-РСФСР Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары. Аның хезмәте Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар Дуслыгы ордены һәм 12 медаль белән билгеләнә. Әнвәр Баһаутдинов 2002 елның 25 октябрендә вафат була, Казанның Арча зиратында җирләнә.

Әнвәр Баһаутдинов исеме белән Әлмәт һәм Азнакай шәһәрләрендә урамнар аталган, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү