Депутатлар республика парламентының элеккеге җитәкчеләрен искә алдылар

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, депутатлар белән бергә, төрле елларда дәүләт вазыйфаларында хезмәт куйган, шул исәптән ТАССР Югары Советы Президиумы һәм Дәүләт Советы рәисләре булып торган күренекле сәяси эшлеклеләрен искә алдылар.

Арча кыры зиратында Әнвәр Баһаутдиновны (1983-1985 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе), Гали Динмөхәммәтов (1937-1951елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе), Василий Лихачев (1995-1998 елларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе) һәм Мөхәммәт Сабировны (Татарстанның беренче Премьер-министры) искә алдылар. Бу Татарстан көненә багышланган чаралар кысасында узды.

Дәүләт Советы Рәисе искәртеп үткәнчә, республикада танылган кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү чаралары даими рәвештә үткәрелеп килә. Аерым алганда, шушы көннәрдә танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Әнвәр Баһаутдинов хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы узган.
“Традицияләр халык хәтерендәге иң әһәмиятле әйберләрне саклый, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Дәүләт Советы депутатлары бу көннәрдә, гадәттәгечә, Татарстанның бүгенге уңышларына, гомумән, үсешенә зур өлеш керткән танылган шәхесләр, депутатлар, парламент җитәкчеләре каберләрен яд итә. Без бергә эшләгән елларны тагын бер кат зур ихтирам хисе белән искә алабыз. Аларның якты истәлеге күңелебез түрләрендә саклана”.

Шулай ук Яңа Татар бистәсе зиратында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов депутатлар белән бергә Сәлах Низамов (1951-1959 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе) һәм Салих Батыев (1960-1983 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе) каберләренә чәчәкләр салды.


Фикер өстәү