31 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россия мал табиблары хезмәткәрләре көне

Бу көн 2014 елның 11 июнендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән билгеләнә.

Блог көне

Блог өлкәсенең тарихы 1992 елда башлана. Бервакыт шулай американлы Тим Бернес-Ли үзенең веб-битендә яңалыклар урнаштыра. Тора-бара аның бу эше бик кызыклы шөгыльгә әверелә. Нәтиҗәдә 1999 елда Pura Lads (АКШ) компаниясе челтәрле көндәлекләр алып бару өчен платформа төзи. Бүген дөньяда 75 миллионга якын блог исәпләнә.

Мәктәптә укулар кертелә

98 ел элек (1925) «РСФСРда гомуми башлангыч укыту һәм мәктәп челтәрен төзүне кертү турында»гы Декрет кабул ителә.

1917 елга кадәр Россиядә гомуми башлангыч укытуны кертү мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелә, әмма ул дәүләт тарафыннан хупланмый. 1918 елда Бөтенсоюз Башкарма Үзәк комитеты «РСФСРда бердәм хезмәт мәктәбе турында» нигезләмә кабул итә. Аның буенча беренче һәм икенче баскычлы мәктәпләрдә 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар бушлай белем алырга тиеш була.

1925 елның 31 августында башлангыч белем бирүнең срогы билгеләнә. Край, өлкә, губерна башкарма комитетларына Октябрь революциясенең 10 еллыгына  беренче баскычлы мәктәпләргә ирекле йөрүне, ә аннан соңгы елларда мәҗбүри гомуми башлангыч белем бирүне тәэмин итәргә кушыла.

Стахановчылар хәрәкәте

88 ел элек (1935) Донбасс шахтеры Алексей Стаханов бер сменага (5 сәгать 45 минут) норманы 14 тапкыр арттырып, 102 тонна күмер җитештерә. Бу СССРда «Стахановчылар хәрәкәте»н башлап җибәрергә сәбәп була. Ул тиз арада ил буйлап тарала. Инде 1935 елның ахырына ук машина төзелеше өлкәсендә Александр Бусыгин «Стахановчы хәрәкәте»н башлый. 1935 елның сентябрендә Билал Ихласов, көндәлек норманы 485 процентка үтәп, руда табуда союз буенча рекорд куя. Авыл хуҗалыгында бу хәрәкәтнең активистлары булып СССРда беренче тракторчылар бригадасын оештыручы Прасковья Ангелина, комбайнчы Константин Борин һәм звеночы Мария Демченко таныла.

1950 нче елларда моңа алмаш булып, хезмәткә коммунистик караш хәрәкәте килә. Стахановчылар коммунистик хезмәтнең ударниклары һәм коллективларына әверелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү