11 ноябрь көне ниләр белән хәтердә калды?

Икътисадчы көне

Бу көн РФ Икътисади үсеш министрлыгының боерыгы (2015 ел, 24 ноябрь)
белән гамәлгә кертелә. Аның инициаторы – Россиянең Ирекле икътисади җәмгыяте
(ВЭО). Дата очраклы сайланмаган. Бу көнне 1765 елда ЕкатеринаII указы нигезендә
Ирекле икътисади җәмгыять оеша. Ул хөкүмәткә бәйсез рәвештә яшәгән, «ирекле»
исеме дә шуннан. Җәмгыять Россия дәүләте алдында зур казанышларга ия:
крепостнойлык хокукын гамәлдән чыгару, гомуми башлангыч белем кертү, Россия
статистикасын үстерү һәм башкалар.

 

Халыкара энергияне сак тоту көне

2008 елда «Ресурслар һәм энергиядән файдалану буенча мәктәп проекты»
инициативасы белән гамәлгә куела. Карар 2008 елның апрелендә Казахстанда узган
SPARE координаторларының халыкара киңәшмәсендә кабул ителә. Ә инде шул ук
елның ноябрендә дөньяда беренче тапкыр Энергияне сак тоту көнен билгеләнеп үтә.
Проектта егермегә якын ил катнашырга теләк белдергәнгә, бу бәйрәм халыкара
статусын ала. Аның төп максаты – хакимиятләр һәм җәмәгатьчелек игътибарын
ресурслардан нәтиҗәле файдалануга һәм яңарып торучы энергия чыганакларын
үстерүгә җәлеп итү.

Халыкара Энергияне сак тоту көнен билгеләп үтүче барлык илләрдә, шул
исәптән Россиядә дә, энергияне сак тоту ысуллары һәм аны ни өчен экономияләргә
кирәклеге турында сөйләүгә юнәлтелгән чаралар уза.

 

105 ел элек (1917) «Сигез сәгатьлек эш көне турында» декрет кабул ителә

Безнең илдә эш вакыты озынлыгын регламентлаган беренче документ 1897
елда кабул ителә. Император Николай II, берничә эшчеләр стачкасыннан соң,
«Фабрика-завод сәнәгате биналарында эш вакытының озынлыгы һәм бүленеше
турында» указга кул куя. Эш көне 11,5 сәгать, төнлә яки бәйрәм алдыннан 10 сәгать
белән чикләнә. Якшәмбе эш тыела һәм 14 эш көне булмаган бәйрәм көне кертелә.
1917 елның 11 ноябрендәге Халык Комиссарлары Советы декреты тарафыннан
8 сәгатьлек эш көне билгеләнә һәм бер ял көне белән 48 сәгатьлек эш атнасы кертелә.
Моннан тыш, сәламәтлек өчен аеруча зарарлы җитештерүләрдә кыскартылган эш
вакыты карала.

Гүзәл Әхмәтҗанова


Фикер өстәү