24 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кадастр инженеры көне

Бу һөнәри бәйрәм безнең илдә 2008 елдан бирле билгеләп үтелә. Аның инициаторы «Кадастр инженерлары» коммерцияле булмаган партнерлык оешмасы була. Дата очраклы сайланмаган: 2007 елның 24 июлендә «Дәүләти күчемсез милек кадастры турында»гы Федераль законга кул куела.

Кадастр инженеры – күчемсез милек объектларының техник планын әзерләү һәм техник инвентарлаштыру эшләрен башкаручы белгеч. Шулай ук әлеге һөнәр ияләре межалау, җир участокларының чикләрен бигеләү эшен дә башкара.

 

Флористлар көне

Бу көнне 2008 елда РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы боерыгы белән «Флорист» һөнәренең квалификация характеристикалары раслана.

Флористика тарихы бик борынгы. Мисырлылар сарай һәм храмнарны чәчәк бәйләмнәре белән бизәгәннәр. Такыялар үрү һәм чәчәкләрдән композицияләр төзү белән шөгыльләнгән беренче белгечләр Борынгы Грециядә барлыкка килә. Чәчәк бүләк итү традициясе безгә Франциядән күчә, ул анда XIV-XV гасырларда барлыкка килә.

 

«Коры закон» гамәлдән чыга

33 ел элек (1990) СССР министрлар советы алкоголь сатуга барлык чикләүләрне гамәлдән чыгара.

Алар 1985 елның маенда КПСС Үзәк Комитетының «Эчкечелекне һәм алкоголизмны бетерү чаралары турында»гы карары һәм СССР  Министрлар Советының «Эчкечелекне һәм алкоголизмны бетерү, самогон кууны бетерү чаралары турында»гы карары белән кертелә.

Илдә биш ел буе зур күләмле антиалкоголь кампаниясе уздырыла. СССРда алкоголь продукциясенә бәяләр кискен арта, аракы махсус талоннар буенча сатыла башлый. Алкогольне 14 сәгатьтән генә сатып алырга мөмкин була,  кибетләр саны кими башлый, спекуляция һәм урлау дәрәҗәсе арта. РСФСР, Украина, Молдова һәм башка союздаш республикаларда виноград бакчаларын бетерәләр.

Кампаниягә карата массакүләм канәгатьсезлек һәм 1980 нче еллар ахырында СССРда башланган икътисадый кризис совет җитәкчелеген алкоголь җитештерү һәм куллануга каршы көрәшне юкка чыгарырга мәҗбүр итә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү