21 март тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья поэзия көне
Бу дата 1999 елда ЮНЕСКО ның 30 нчы Генераль конференциясендә гамәлгә куела.

Халыкара урманнар көне
2012 елның 21 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела. Бу цивилизацияне саклау йөзеннән урманнарның мөһимлеген күрсәтү өчен кирәк була. Урманнар планетаның 31 процентын (38 млн кв км) каплап тора. Ул азык-төлек, ягулык бирә, шулай ук 2 млрд ка якын кешене керем чыганагы белән тәэмин итә.

Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне
Бу дата 2011 елның 19 декабрендә БМОның Генераль ассамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела.
Даун синдромы – трисомия, ягъни 21 нче хромосома җыелмасында өченче хромосома булу нәтиҗәсе, норма буенча анда бер пар гына булырга тиеш. Шуннан чыгып, символик төстә датаны билгеләгәннәр дә инде.
Бу авыруны беренче булып 1866 елда инглиз табибы Джон Лэнгдон Даун ачыклый. 1959 елны француз педиатры Жером Лежен генетик яктан бәя бирә. БМО мәгълүматлары буенча синдром Дауны белән ел саен якынча 3000 нән алып 5000 огә якын бала туа.

Раса буенча дискриминациягә каршы халыкара көрәш көне
1966 елда БМО ГенеральАссамблеясы резолюциясе белән гамәлгә куела.
Дата Көньяк Африка Республикасында1960 елгы вакыйгалар истәлегенә сайлана. Бу көнне Шарпевиль бистәсендә апартеидка каршы тыныч демонстрациягә чыккан кешеләргә полиция ут ача һәм 69 кешене атып үтерә.

Халыкара курчак театрлары көне
Бу көнне гамәлгә кую курчак театрының күренекле хезмәткәре, иранлы Җивад Зөлфәгәриһә инициативасы була. Беренче тапкыр аны 2003 елда бәйрәм итәләр.

Халыкара Нәүрүз көне
Бу дата БМО тарафыннан 2010 елда Әзербайҗан, Албания, Әфганстан, Македония, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Төркия инициативасы белән гамәлгә куела. Дөньядагы 300 млн нан артык кеше көн белән төн тигезләшкән бу датаны яңа елның башлануы буларак билгеләп үтә. Аны Балканда, Якын Көнчыгышта, Кавказда, Урта Азиядә һәм башка төбәкләрдә бәйрәм итәләр.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү