16 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара икмәк көне

Бу бәйрәм 2006 елда Халыкара икмәк пешерүчеләр һәм икмәк пешерүче-кондитерлар берлеге инициативасы буенча оештырылган. Бу дата 1945 елның 16 октябрендә БМОның авыл хуҗалыгы һәм аның җитештерүен үстерү проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнүче азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы төзелүгә бәйле. Сүз уңаеннан, бу көнне тагын бер бәйрәм – Бөтендөнья азык-төлек көне дә шушы вакыйгага бәйле үткәрелә.

 

Бөтендөнья азык-төлек көне

Бөтендөнья азык-төлек көне – халыкара истәлекле көн. Ул беренче мәртәбә 1979 елда БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы  конференциясендә игълан ителә һәм һәр елның 16 октябрендә билгеләп үтелә. Истәлекле датаның максаты – халыкның бөтендөнья азык-төлек проблемасын белү дәрәҗәсен арттыру һәм ачлыкка, хәерчелеккә каршы бергәләп көрәшне ныгыту.

 

Аллерголог көне

Бу рәсми булмаган һөнәри бәйрәмне аллергологлар һәм иммунологлар билгеләп үтә.

1902 елда француз иммунологлары Р.Портье һәм С.Рише анафилаксия күренешен ачалар, 1906 елда Австрия педиатры фон Клемент Пирке «аллергия» терминын кулланышка кертә, 1910 елда инглиз патологы Дейл аллергик реакцияләрдә гистаминның әһәмиятен күрсәтә, 1937 елда француз фармакологлары Д.Бове һәм М.Штауб беренче антигистамин препаратын уйлап табалар. 1966 елда иммунологлар К. һәм Т.Ишизака, швед галимнәре С.Йоханссон һәм Р.Бенних E (lgE) иммуноглобулинын ачалар.

 

Анестезиолог көне

Бөтендөнья анестезия көне (World Anaesthesia Day) күп кенә илләрдә ел саен 16 октябрьдә билгеләп үтелә. Традицион рәвештә анестезиолог-реаниматологлар һәм медицинаның бу өлкәсендәге барлык белгечләр шушы көнне үзләренең һөнәри бәйрәме дип саныйлар.

Медицинаның бу өлкәсе тарихы XIX гасыр уртасында 1846 елның 16 октябрендә башлана. 177 ел элек беренче тапкыр наркоз кулланылган операция үткәрелә.  Бостондагы Массачусет госпиталендә хирург Джон Уоррет   Гилберт Эббот  исемле  пациентының  муендагы шешен алу буенча операция ясый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү