2 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара табиб көне

Ел саен октябрьнең беренче дүшәмбесендә Халыкара табиб көне (International doctor ‘ s Day) билгеләп үтелә, бу көн бөтен дөнья табибларының бердәмлеге һәм актив хәрәкәте көне булып санала. Әлеге бәйрәмне оештыруның инициаторлары – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм «Табибларга чикләр юк» халыкара медицина гуманитар оешмасы.

 Халыкара социаль педагог көне

2009 елның маенда Копенгагенда XVII Халыкара социаль педагоглар конференциясе уза. Бу чарада 44 ил вәкилләре, шул исәптән Россиядән дә катнаша. Нәкъ менә шунда барлык социаль педагогларның халыкара бәйрәмен булдыру турында карар кабул ителә.

 Бөтендөнья архитекторлар көне

Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Бөтендөнья архитекторлар көнен билгеләп үтәләр. Аны 1985 елда Халыкара архитекторлар берлеге игълан итә. Әлеге оешмага 1946 елда Лондонда узган халыкара киңәшмә вакытында нигез салына. Төп максаты  сугыштан соң җимерелгән шәһәрләрне яңадан торгызу, архитектура ягыннан элекке хәленә кайтару була. Бу утырышта СССР архитекторлары да катнаша. Бүген йөздән артык илдә берлекнең секцияләре эшли. Бер миллионнан артык төзелеш остасы анда әгъза булып тора.

1996 елга кадәр бәйрәм июльнең беренче дүшәмбесенә билгеләнә. Ләкин Халыкара архитекторлар берлегенең Барселонада узган ХХ ассамблеясендә ул октябрь башына күчерелә һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан билгеләнүче Бөтендөнья торак көне белән берләштерелә.

 Урта һөнәри белем бирү көне

Бу бәйрәм – Россиядә иң яшьләрнең берсе. 2022 елда Путин «урта һөнәри белем бирүне популярлаштыру максатында» указга кул куя һәм шул ук елның октябрендә бу бәйрәмне беренче тапкыр билгеләп үтәләр.

Бүген Россия Федерациясе территориясендә 3239 һөнәри белем бирү оешмасы һәм 604 филиал, шулай ук 345 югары белем бирү мәгариф оешмасы һәм урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 429 филиал эшләп килә.

Нур

1905 елның 2 октябрендә Петербургта Ильяс-Морза Бораганскийның Көнчыгыш типографиясендә «Нур» («Луч») исемле татар телендә беренче газеталарның берсе басылып чыга. Аның нәшриятчысы һәм баш мөхәррире – танылган татар язучысы һәм мәгърифәтчесе Атаулла Баязитов була. Бу вакыйга Петербургта яшәүче татарлар өчен зур әһәмияткә ия була. Алар 17 ел дәвамында рус һәм татар телләрендә газета чыгаруны сорап мөрәҗәгать итәләр һәм аны 1905 елгы революциядән соң гына рөхсәт итәләр. Газета 12 ел дәвамында атнага бер тапкыр чыга. Анда Петербургның танылган татарлары эшчәнлеге белән бәйле яңалыклар басыла, Казандагы вакыйгалар турында сөйләнелә, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр һәм язучылар үз әсәрләрен бастыра.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү