Бөтендөнья архитектура көне
Бу бәйрәм 1985 елда Халыкара архитекторлар берлеге инициативасы белән гамәлгә куела. Аның үз традицияләре бар. Бу көнне төрле конференцияләр, форумнар үткәрелә. Тәҗрибә белән уртаклашалар. Төзелеш һәм биналарны төзекләндерү буенча проблемаларны хәл итәләр. Күргәзмәләр һәм экскурсияләр оештырыла.
ОМОН көне
2002 елның март аенда Эчке эшләр министрлыгы приказы белән гамәлгә куела. Милициянең махсус отрядлары 1988 елның 3 октябрендә Белоруссиядә, Казахстанда, Украинада, шулай ук Россиянең 14 төбәгендә оештырыла. Алар мобиль һәм әзерлекнең югары булуы белән аерылып торалар. СССР таркалганнан соң ОМОН Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына кала. Әмма 1990 еллар ахырына инде ул Россиянең барлык төбәкләрендә дә формалаша.
Бөтендөнья аеклык һәм алкоголизмга каршы көрәш көне
Бу дата, лекцияләр һәм семинарлар үткәреп, бөтен гомерен алкоголизмга каршы көрәшкә багышлаган Америка кешесе Джоне Финче истәлегенә гамәлгә куела.
Халыкара табиб көне
Октябрь аеның беренче дүшәмбесендә билгеләп үтелә. Аны гамәлгә кую инициативасы белән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара “Табиблар – чикләүләрсез” гуманитар оешмасы чыга.
Кораллы бәрелеш
29 ел элек (1993) Руслан Хасбулатов җитәкчелегендәге РСФСР Югары Советы белән Президент Борис Ельцин арасындагы каршылык кораллы бәрелешкә күчә. Бу 1992 елда башланган эчке сәяси кризисның кульминация ноктасы була.
Ту-154
54 ел элек (1968) беренче Ту-154 самолеты очыш ясый. Аның командиры Юрий Сухов була. Бу очкычны проектлау эшен А.Н. Туполев 1963 елда башлый. Лайнерны серияләп җитештерү 1970 елда Куйбышев авиация заводында башлана. Барлыгы 930 самолет җитештерелә.
Космонавтика музее
55 ел элек (1967) Калугада космос темасына К.Э. Циолковский исемендәге беренче зур музей ачыла. Аны оештыру турындагы карар 1960 елда кабул ителә.
Очышлар белән идарә итү
62 ел элек ( 1960) Мәскәү янындагы Королев шәһәрендә Очышлар белән идарә итү үзәге үз эшчәнлеген башлый.
Укытучылар газетасы
98 ел элек (1924) «Учительская газета»ның беренче номеры дөнья күрә. Аның иң беренче инициаторларыннан берсе Надежда Крупская була. 1989 елда бу басма «СССРның ел укытучысы» (хәзер «Россиянең ел укытучысы») дип аталган конкурс үткәрә башлый. Газета – педагоглар арасында бүген дә бик абруйлы басма.
Фәния Әхмәтҗанова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat