3 октябрь  тарихта ниләр белән истә калды?

ОМОН көне

2002 елның март аенда Эчке эшләр министрлыгы приказы белән гамәлгә куела. Милициянең махсус отрядлары 1988 елның 3 октябрендә Белоруссиядә, Казахстанда, Украинада, шулай ук Россиянең 14 төбәгендә оештырыла. Алар мобиль  һәм әзерлекнең югары булуы белән аерылып торалар. СССР таркалганнан соң ОМОН Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына кала. Әмма 1990 еллар ахырына инде ул Россиянең барлык төбәкләрендә дә формалаша.

 

Бөтендөнья аеклык һәм алкоголизмга каршы  көрәш көне

Бу дата, лекцияләр һәм семинарлар үткәреп, бөтен  гомерен алкоголизмга каршы көрәшкә багышлаган Америка кешесе Джоне Финче истәлегенә гамәлгә куела.

 

Хатын-кызлар университетта

1876 елның 3 октябрендә профессор Николай Сорокин үтенече буенча Казан университеты базасында хатын-кызлар өчен югары курслар ачыла. Уку вакыты ике ел тәшкил итә, укытучылар университетның әйдәп баручы профессорлары була. Хатын-кызларга ике бүлек тәкъдим ителә: тарихи-иҗтимагый һәм физика-математика. 12 елдан соң аларны Казан университетының тарих-филология факультеты составында кертәләр, педагогиканы өйрәнү буенча курслар өстиләр, аны тәмамлаучылар укытучы булып эшли алган.

 

Беренче лаборатория

1885 елның 3 октябрендә профессор Владимир Бехтерев Казан университетында дөньяда беренче психофизиологик лабораториягә нигез сала. Казан университетында эшләгәндә, Бехтерев психик авырулар классификациясен төзи башлый, ә губерна дәваханәсе пациентларын күзәтүләр аның невропатология буенча күп кенә фәнни хезмәтләренең нигезенә салына.

 

Ту-154

55 ел элек (1968) беренче Ту-154 самолеты очыш ясый. Аның командиры Юрий Сухов була. Бу очкычны проектлау эшен А.Н. Туполев 1963 елда башлый. Лайнерны серияләп җитештерү 1970 елда Куйбышев авиация заводында башлана. Барлыгы 930 самолет җитештерелә.

 

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү