Минтимер Шәймиев шәхси фондындагы 3629 китапны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырачак

Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхси фондындагы 3629 китапны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырачак. «Бу китапларның 200дән артыгы китапханәнең классик уку залы күргәзмәсендә урын алачак», – дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.

Күргәзмәгә куеласы китапларда күренекле дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният әһелләренең култамгалары һәм мөрәҗәгатьләре урын алган. Алар арасында Виктор Черномырдин, Евгений Примаков, Алексей Леонов, Белла Әхмәдуллина, Валерий Гергиев, Александр Калягин, Анатолий Карпов имзасы бар.

Китапларны тапшыру тантанасы Милли китапханәдә 6–7 октябрьдә халыкара фәнни-гамәли конференция кысасында узар дип көтелә. Минтимер Шәймиев әлеге конференция кунагы булачак, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү