Казанда туган Валерий Леонов Россия Төзелеш министрының урынбасары итеп билгеләнде

Казанда туып-үскән Валерий Леонов Россия Төзелеш һәм Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләнде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең шундый боерыгын илнең Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Моңа кадәр Валерий Леонов Мәскәүнең Төзелештә бәя сәясәте һәм проектларга дәүләт экспертизасы комитетының җитәкчесе вазифаларын башкарган иде.

«Леонов Валерий Владимировичны Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләргә», — диелә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыккан документта.

Элегрәк Хөкүмәт карары нигезендә, Төзелеш министрлыгына ведомство җитәкчесенең сигез урынбасарын булдырырга рөхсәт иткәннәр иде. Моңа кадәр министрның җиде урынбасары бар иде.

Министрлыкта мондый адымның кирәклеген инфраструктура төзелеше, территорияләрне һәм төбәкләрне үстерү өлкәсендә үз вәкаләтләренең һәм бурычларының киңәюе белән аңлаттылар. Шулай ук инфраструктура үсеше өлкәсендә Федерация субъектларын координацияләү кирәклеге дә искәртелде. Яңа министр урынбасары вазифалары ведомство боерыгы белән беркетеләчәк. Бу турыда ТАСС яза.

Валерий Леонов 1975 елда Казанда туган. 2003 елдан Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хезмәт итә, соңрак эшләр белән идарәче вазифасына билгелә. 2010 елда Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгының беренче урынбасары була.

2010 елның ноябреннән 2011 елның октябренә кадәр Амур өлкәсенең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифасын башкара. 2011 елның ноябреннән 2015 елның гыйнварына кадәр Мәскәү дәүләт экспертизасы җитәкчесе була. 2015 елның гыйнварыннан Мәскәүнең Төзелештә бәя сәясәте һәм проектларга дәүләт экспертизасы комитеты рәисе булып эшли. Бу вазифадан ул 2022 елның 4 апрелендә азат ителә.


Фикер өстәү