Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырыш РФ Премьер-министры Михаил Мишустин рәислегендә узды.

Чарада катнашучылар юнәлешле илкүләм проектны гамәлгә ашыруның тупланган тәҗрибәсен карадылар, Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең кирәкле чараларын тикшерделәр һәм урта сроклы перспективага төп бурычларны билгеләделәр.

Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, барлык кыенлыкларга карамастан, дүрт ел эчендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны арткан. 2022 елның соңгы кварталы нәтиҗәләре буенча мәшгульләр саны 28 млн кешедән артып киткән. Беренче чиратта, 4 миллионга якын шәхси эшкуар һәм үзмәшгульләр хисабына, алар хәзер 7,5 миллионнан артык.

Илдә бизнеска ярдәм итү чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. Бу шулай ук кредит бирүнең махсус шартлары, заем гарантияләре, социаль һәм яшь эшкуарларга грантлар бүлеп бирү. Узган ел ташламалы ставкалар буенча 1,2 трлн сумга якын кредит бүлеп бирелгән. «Моннан тыш, бер ел элек эшкуарлар продукциясенә ихтыяҗны арттыру өчен стимуллар көчәйтелде. Мәсәлән, дәүләт компанияләрен сатып алу буенча квота 20%тан 25%ка кадәр арттырылган. Нәтиҗәдә, эре заказчылар моңа 7 трлн сумнан артык акча юнәлдерлгән», — диде Хөкүмәт башлыгы.

Премьер-министр административ йөкләнешне киметүне мөһим карар дип атады. Узган ел тикшерүләргә мораторий кертелде, алар бары тик аерым очракларда гына үткәрелә. «Нәтиҗәдә мондый чаралар саны тарихи минимумга кадәр кимеде – 340 меңнән кимрәк, шуларның өчтән бере генә кече һәм урта эшкуарлыкка карата. Без бизнесның да эшкә җаваплы һәм намуслы каравын күрүебезгә шатбыз. Моңа контролерларны профилактик эшкә юнәлтү хисабына да ирешелгән. Мондый 560 меңнән артык визит үткәрелгән. Эшкуарларга штраф түгел, ә ничек дөрес эшләргә кирәклеген аңлаттылар», — дип ассызыклады Михаил Мишустин.

Утырышның стенограммасы белән РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.


Фикер өстәү