Татарстанда 20 меңнән артыграк кеше “Тоталь диктант” язачак

Быел Татарстанда 21-22 мең чамасы кеше рус телендә “Тоталь диктант” язарга ниятли. Диктантны 200 дән артыграк мәйданчыкта язу мөмкинлеге ачылачак. Моның өчен республикада барлыгы 1меңнән күбрәк урын әзерләп куелган.

Шәһәрдә төп мәйданчыкларның берсе – “Тоталь диктант” штабы урнашкан Пушкин исемендәге мәдәни үзәк. Шулай ук Татарстан Милли китапханәсендә, Халыклар дуслыгы йорты, “Россия – минем тарихым” мультимедиа үзәге, шәһәр вузларында да үз белемеңне сынап карарга мөмкин булачак. Быел язучы, шагыйрь, тәрҗемәче Марина Степнова әсәре буенча диктант язу мөмкинлеге тудырыла. Ул XIX гасыр чорындагы Воронежга багышлана. Акциягә 12мартта йомгак ясалачак, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.

Хәтерләсәгез, Президент Рөстәм Миңнеханов узган елның июнендә “Тоталь диктант”ны Татарстанда яшәүче халыкларның милли телләрендә – чуаш, мордва, удмурт һәм мари телләрендә язу мәсьәләсен карарга тәкъдим иткән иде.

2021 елда республикада 8 яшьтән 90 яшькә кадәр 20 меңләп кеше диктант язган. Акцияне үткәрүенең бөтен 18 еллыгы дәверендә рекордлы санга әйләнгән бу.


Фикер өстәү