Татарстанда 30 меңләп кеше “Тоталь диктант” язарга ниятли

Бу хакта әлеге акциягә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр. Быел әлеге чара 20 мәртәбә уздырыла. Диктантны Россиянең барлык төбәкләрендә дә 8 апрельдә язачаклар.

“Тоталь диктант” ел саен ихтыяри диктант рәвешендә үткәрелә. Чара рус теле буенча белемнәребезне тикшереп карау, хаталарны анализлап, тел белгеченнән киңәш-табышлар ишетү мөмкинлеге бирә. Быел бу мөмкинлектән 30 меңләп татарстанлы файдаланырга ниятли.

– Әлеге акциядә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Ул олысына да, кечесенә дә, төрледән-төрле һөнәр ияләрен кызыклы. Ә рус теленә, грамоталылыкка кызыксыну арту – бик мөһим нәрсә, – диде “Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская.

Акциянең Татарстан буенча координаторы Вячеслав Шаталин сүзләренә караганда, быел республика буенча диктант язу өчен мәйданчыкларның саны да артачак. Акциянең барлык районнарда да узуы көтелә.

Татарстан башкаласында барлыгы 200ләп мәйданчык эшләячәк. Ә инде диктантны укаячак дикторлар арасында Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры урынбасары Юрий Ларионов, “Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Кадыйров та бар.

Диктантның текстына килгәндә, бу юлы аны язучы Василий Авченко махсус шушы акция өчен язачак.


Фикер өстәү