Татарстаннан чакырылган егет Курск өлкәсендә үзе белән бергә хезмәт итүче солдатны атып үтергән

Ялгышлык белән килеп чыккан очраклы үтерү булырга мөмкин бу, дип уйлыйлар.

Россия-Украина чиге янәшәсендә – Курск өлкәсе Суджанск районы бистәсендә 20 яшьлек рядовой армия сафларына Кабарты-Балкардан чакырылган хезмәттәшен Калашников автоматыннан атып үтергән. Ефрейтор шундук һәлак булган. Бу хакта KazanFirst ВТП телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.
Тикшерүчеләр фикеренчә, “срочник” хезмәттәшен саксызлык аркасында, корал белән эш итә белмәве аркасында үтергән булырга тиеш.

Армиягә бу егетләрнең икесе дә 2022 елның җәендә чакырылган. Инде тиздән хезмәт итү срогы туласы булган.


Фикер өстәү