Zara кибетләренең барысы да яз ахырына кадәр ачылачак

Элекке Zara кибетләре (Испаниянең Россиядәге Inditex төркеменә карый) Россиядә яз ахырына кадәр Maag исеме белән ачылачак. Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Барлык кибетләр дә ачылышка әзер. Алар апрель-майда ачылып бетәчәк. Яңа биркалы кием-салым әзер,һәм Россиягә китерелгән дә инде”, – дип сөйләп үткән ул.
Inditex төркеме илдәге барлык сәүдә мәйданчыкларын яңа хуҗаларына тапшырган. Кибетләр DUB (Pull & Bear), Vilet (Stradivarius), Maag (Zara), ECRU MAAG (Bershka) исемнәре белән ачылачак.

“Inditex” бизнесын (Zara кибетләрен кертеп) Fashion And More Management DMCC компаниясе сатып алды. Аның офисы дустанә илләрнең берсендә урнашкан”, — дип искәртеп үткән Евтухов.


Фикер өстәү