IKEAны Россиягә кире кайтарырга тырышалар

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы IKEA җитәкчелеге белән очрашу үткәрүне күздә тота.

Киләсе атнада Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россиягә кире кайту планнары буенча сөйләшү өчен, IKEA компаниясе вәкилләре белән очрашу планлаштыра. Министр урынбасары Виктор Евтухов шулай дип белдергән.

Йорт өчен товарлар сатучы халыкара компания инде март аенда ук илебездәге кибетләрен япты. Ә июль урталарында заводларын ябу турында белдерде. Россиядәге кече компаниясен – “Икеа Дом” җәмгыятен бетерәчәге дә мәгълүм булды.

Евтухов әйтүенчә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы очрашуның уңышлы узачагына – IKEAның Россия базарына тиздән кире кайтачагына өметләнә. Әмма очрашуның вакыты һәм урыны турында әлегә берни дә мәгълүм түгел.

Сүз уңаеннан, күптән түгел генә IKEA компаниясенең ике ел эчендә Россиядә кибетләрен ачуны күздә тотуы турында хәбәр ителгән иде. Шулай икән, 700гә якын хезмәткәр үзенең эшен дәвам иттерә алачак.


Фикер өстәү