IKEA Россиядә онлайн-сатуны киләсе атнада туктата

Россиядә IKEA онлайн-сатуны киләсе дүшәмбе, 15 августта, кич белән туктатачак.

Компаниянең белдерүендә IKEA кибетләренең ябык булуы, интернет заказларны алу, шулай ук товарларны кире кайтару һәм алмаштыру өчен генә эшләячәге әйтелгән. Сату беткәнче рәсмиләштерелгән барлык заказлар август һәм сентябрь айларында тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, июнь аенда компания Россиядән китүе турында белдерде. Бөтенләй ябылышы алдыннан IKEA 5 июльдә башланган онлайн-сату турында игълан итте.


Фикер өстәү