Казанда 35 яшьлек ана 16 яшьлек кызын наркотиклар сатарга мәҗбүр иткән

Полиция кызның биштәрендә наркотиклы 15 төргәк тапкан.

Полиция хезмәткәрләре Казанның Юдино бистәсендә наркотиклар сатуда шикләнелүче бер ананы һәм аның кызын тоткарлаган. Тикшерү барышында 35 яшьлек анада һәм аның 16 яшьлек кызында полимер пакетларга тутырылган матдәләр табылган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Экспертиза төргәкләрдәге матдәнең PVP наркотигы, метадон һәм гашиш булуын, гомуми авырлыгының 39,7 грамм тәшкил итүен күрсәткән. Хатын-кызга карата наркотикларны законсыз сатып алу, саклау, йөртү, җитештерү, эшкәртү статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Әлеге хатын-кызның өй арестында булуы, әмма барыбер наркотиклар тарату белән шөгыльләнүе мәгълүм.  Эшен тагын да көйләп җибәрү өчен, балигъ булмаган кызын да җинаятьчелеккә тарткан. Полиция хезмәткәрләре, икесен дә тоткарлагач, кызның биштәрендә PVP наркотигы тутырылган 15 төргәккә (7,8 грамм авырлыкта) тап булган. Үсмернең телефонында шулай ук “закладка”ларының географик координаталары фотосурәтләре табылган


Фикер өстәү